Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйлелек «энергетик»тан башлана

Әгәр кибет киштәсендә алкоголь энергетик эчемлек күрсәгез, белеп торыгыз, әлеге сатучы закон боза. Дүртенче сентябрьдә мондый төр эчемлек сатуны тыя торган закон үз көченә керде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов сүзләренчә, закон нигезендә, төбәк җитәкчеләре алкоголь продукциясен сату мәсьәләсендә вакыт, урын һәм шартлар ягыннан өстәмә чикләүләр кертә...



Әгәр кибет киштәсендә алкоголь энергетик эчемлек күрсәгез, белеп торыгыз, әлеге сатучы закон боза. Дүртенче сентябрьдә мондый төр эчемлек сатуны тыя торган закон үз көченә керде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов сүзләренчә, закон нигезендә, төбәк җитәкчеләре алкоголь продукциясен сату мәсьәләсендә вакыт, урын һәм шартлар ягыннан өстәмә чикләүләр кертә ала. Татарстан, бу мөмкинлектән файдаланып, хәмерне иртәнге уннан кичке унга кадәр генә саттыра, ә Россиядә иртәнге сигездән кичке унбергә хәтле.

- 18 яшьлекләргә алкоголь сату тыелса да, «энергетик»ларны чыгаручылар үз продукцияләренә нәкъ менә балигъ булмаганнарны җәлеп итә. Этил спирты тәмен бетерү өчен, кофеин һәм башка төрле тәмләткечләр кулланыла. Шул рәвешле үсмерләрдә, энергетик эчемлек газландырылган судан әллә ни аерылмый икән, дигән фикер туа. Баштарак «энергетик» сусауны баса торган эчемлек буларак кулланылса, тора-бара алкогольгә бәйлелек тә тудыра, - диде Рөстәм Арсланов.

Норвегия, Франция, Дания кебек алга киткән илләрдә кеше психикасына тәэсир итү ягыннан андый коктейльләр даруларга тиңләштерелгән, ягъни даруханәләрдә генә сатыла.
Энергетиклар илебезнең инде 30 төбәгендә сатылмый. Татарстанда алар чыгарылмый, шуңа да яңа законнан бюджетыбыз саекмаячак, дип җиңел сулап куярга була.

2014 елда республикада сатылган алкоголь продукциясенең бер процентын «энергетик»лар тәшкил итә. Рөстәм Арсланов фикеренчә, халык аны бик җиңел генә сыра белән алыштыра ала.
Закон үз көченә кергәннән соң, Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре шәһәр, район, авыл кибетләрендә бертуктаусыз тикшерүләр үткәрә. Әмма кибет киштәсендә андый бер эчемлек тә табылмаган. Күмәртәләп сатучыларны апрель аенда ук, «энергетик»ларны бүтән сатып алмагыз, дип кисәтеп куйганнар инде. Күрәсең, бу да үз эшен эшләгән.

Линар Закиров

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев