Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм көненә җырлы бүләк

Кырбаш авыл клубында Мичәнбаш авыл клубы һәм Олыяз авыл мәдәният йорты белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрелде.

Чыгыш ясаучылар тамашачыларга матур кичә бүләк иттеләр, анда инде тамашачыларга яратып өлгергән чыгышлар, шулай ук бәйрәмгә махсус әзерләнгән номерлар күрсәтелде. Сәхнәдән тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручы гүзәл затларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Нәни артистлар чыгышы да көчле алкышларга күмелде. Бәйрәм концерты чәй табыны һәм дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев