Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле әти-әниләр, балалар! Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге матур июнь бәйрәме безнең үсеп килүче буын алдындагы җитди җаваплылыгыбызны тагын бер кат искәртә. Һәр бала бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа. Ә без – олылар сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, ярдәм кулы сузарга әзер торабыз. Сезнең киләчәкне бәхетле итү – безнең бурыч ул.

Районыбызда яшь буын өчен бик күп эшләр башкарыла. Балалар бакчалары төзеклән­дерелә, күп мәктәпләрдә капиталь ремонт  алып барылды.  Сәламәтлегегезне ныгыту өчен төрле спорт корылмалары, мәйданчыклар эшли.  Димәк, бәхетле балачак өчен районда елдан-ел уңай шартлар тудырыла. Балачагыгыз күңелле, сөенечле мизгелләргә бай булсын. Җәйге ялларыгыз файдалы һәм мавык¬тыргыч, хәвеф-хәтәрсез узсын. Без төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда,спорт ярышларында, иҗади конкурсларда урын алган укучыларыбыз белән горурланабыз. Җәмгыятькә лаек балалар тәрбияләү гаилә, ата-аналарның   беренче бурычы икәнлеген дә онытмыйк. Бәйрәм уңаеннан районда яшәүче барлык балаларга да саулык-сәламәтлек, бәхет,яңа ачышлар телибез.

Саба муниципаль районы  Советы һәм

 башкарма  комитеты.

Фото: https://pixabay.com | dagon_

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев