Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм уңаеннан, армия генералы Мәхмүт Гәрәев татар яшьләренә мөрәҗәгать итте

Александр Невский ордены иясе Татарстан халкы Ватан сугышы елларында каһарман булганын искә төшерә.

Армия генералы Мәхмүт Гәрәев Ватаны саклаучылар көне уңаеннан, татар яшьләренә мөрәҗәгать иткән. Бу турыда Мәскәү татарлары "Штабы" хәбәр итә.

Мәхмүт Гәрәев яшь егетләр һәм кызлар илне сакларга сугышка барганын, Татарстан халкы Ватан сугышы елларында каһарманлык күрсәткәнен искә төшерә. Ул яшь буынның да туган илне сакларга югары дәрәҗәдә әзер булуын әйтә. Армия генералы барлык халыкларны бердәм булырга чакыра.

Мәхмүт Гәрәев яшьләргә сәламәтлек, күтәренке кәеф, бетмәс-төкәнмәс энергия тели.

  • Мәхмүт Гәрәев 1923 елның  23 июлендә Чиләбе шәһәрендә туа. Бөек Ватан сугышында хәрби җитәкче буларак, өч фронтта – Көнбатыш, 3нче Белоруссия һәм 1нче Ерак Көнчыгыш фронтларында сугыша. Берничә тапкыр яралана һәм контузия ала. 
  • Мәхмүт Гәрәев алты локаль сугышта һәм хәрби бәрелешләрдә катнаша. Аерым алганда, Мисырда 1970-1971 һәм Әфганстанда 1989-1990 елларда баш хәрби киңәшче була. 1984 елдан СССР Хәрби Көчләре Генераль штабы җитәкчесе урынбасары вазифасын били. 1992 елда отставкага чыга.
  • 2018 елда Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Россия Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Оборона министрлыгы инспекторлар идарәсе генераль инспекторы Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлеге белән котлады һәм аңа Александр Невский орденын тапшырды.

 

Фото: Яков Абрамов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X