Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәмдә почта эшлиме?

Татарстанда почта бүлекчәләре бәйрәм көннәрендә башка график белән эшләячәк.

Иртәгә, 31 декабрьдә, шулай ук 6 гыйнварда почта элемтәсе бүлекчәләрендә эш көне бер сәгатькә кыскарарак булачак. 1 һәм 7 гыйнвар көннәре республика буенча барлык почта бүлекчәләре өчен ял көннәре булып санала. Бу көннәрдә почта тартмаларыннан язма корреспонденция алынмый, гәзитләр таратылмый.

2 гыйнварда 10:00-14:00 сәгатьтә "Тандем" сәүдә күңел ачу үзәгендә (Казан, Ибраһимов урамы 56) урнашкан почта элемтәсе пункты эшләячәк, Татарстанның башка бүлекчәләре өчен бу көн шулай ук ял көне. 3 гыйнвардан алып 11 гыйнварга кадәр почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк, дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.

Моннан тыш, авылларда урнашкан аерым почта бүлекчәләре өчен башка төр эш графигы билгеләнергә мөмкин. Бәйрәм көннәрендә пенсия һәм пособиеләр тарату эше РФ Пенсия фонды бүлекчәләре белән килешенеп гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр иткән "Татарстан почтасы" матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев