Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәмнәрдә Казанның кайсы урамнары ябык булачагы мәгълүм булды

"Автомобиль йөртүчеләрдән маршрутларны алдан сайлау сорала", - диде Азат Абзалов.

Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан Казанда кайбер юлларда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Юлларның исемлеген бүген Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов ТР Министрлар кабинетында узган брифингта атап узды.

6 майда сәгать 8:00 - 23:00, 7 майда сәгать 17:00 - 22:00 һәм 8 майның иртәнге сәгатьләреннән алып 9 майның киченә кадәр Меңъеллык мәйданында һәм аның тирә-юньдәге урамнарда транспорт хәрәкәте туктатылачак.

Шулай ук, 9 майда "Үлемсез полк" акциясе узу сәбәпле, көндез Карл Маркс, Зур Кызыл, Горький, Толстой, Муштари, Гоголь, Жуковский, Лобачевский һәм Кремль урамнары ябык булачак.

8 һәм 9 майда Бондаренко урамында (Ямашев проспектыннан алып Маршал Чуйков урамына кадәр) машиналар өчен йөрү туктатылачак.

Сибгат Хәким урамында (Декабристлар урамыннан алып Абдулла Бичурин урамына хәтле) 9 майның кичке сәгатьләрендә транспорт хәрәкәте читләнәчәк.

"Бәйрәм көннәрендә автомобиль йөртүчеләрдән маршрутларны алдан сайлап кую сорала", - диде Азат Абзалов. 

Фото: https://pixabay.com | 0532-2008

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев