Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Cаф һавада сәнгать мәктәбе укучылары өчен “Күңелле стартлар” үтте

5 гыйнвар көнне 13.00 сәгатьтә сәнгать мәктәбе укучылары өчен традициягә кергән "Күңелле стартлар" үтте. Ел да балалар бу кышкы уеннарны көтеп алалар, бик теләп катнашалар. Быел да билгеләнгән сәгатькә үзәк мәйданга балалар бик тиз җыелдылар. Кышкы көннең матур һавасы балаларга яхшы кәеф, уеннарга көч, дәрт өстәде. Ике командага бүленеп,капитаннар билгеләп...

5 гыйнвар көнне 13.00 сәгатьтә сәнгать мәктәбе укучылары өчен традициягә кергән "Күңелле стартлар" үтте. Ел да балалар бу кышкы уеннарны көтеп алалар, бик теләп катнашалар. Быел да билгеләнгән сәгатькә үзәк мәйданга балалар бик тиз җыелдылар. Кышкы көннең матур һавасы балаларга яхшы кәеф, уеннарга көч, дәрт өстәде. Ике командага бүленеп,капитаннар билгеләп командаларга исемнәр сайлап, бер-берсен сәламләгәч мавыктыргыч, кызыклы ярышлар башланды. Командалар узара бирешмәскә тырышып көч сынашты. Һәр катнашучы үзен җитезлектә, кызулыкта һәм тапкырлыкта сынады. Эстафеталар елдагыча күп төрле булды : "Туп тапшыру ", "Чаңгы ярышы" , "Җитез чаналар", "Күңелле паровоз", "Карда футбол ", "Канат тарту", "Кем Беренче". Кыш бабай уеннарга нәтиҗә ясап, барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырды. Һәм укучыларны кабат Яңа ел белән котлап каникулларны яхшы кәеф, күнелле файдалы итеп үткәрүләрен теләп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев