Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Cанитар-экологик икеайлык барышында хокук бозучыларга 900 мең сум штраф салынган

Табигатьне саклау өлкәсендә 850 хокук бозу очрагы теркәлгән.

Санитар-экологик икеайлык барышында 900 мең сумнан артык штраф салынган. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.

Ул икеайлыкның 1 апрельдән старт алганын искәртте. Территорияләрне чистарту чаралары һәр шәһәр-районда үткәрелә. Барлык күзәтчелек органнары кушылган.

«Татарстанда санитар-экологик икеайлык башыннан 850 хокук бозу очрагы теркәлгән, 361 беркетмә төзелгән. 906 мең 500 сум күләмендә штраф салынган. Ел башыннан санкцияләнмәгән 460 чүплек табылган һәм юкка чыгарылган, каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 119 мең кубометр чүп чыгарылган», — диде Александр Шадриков.

Икеайлык башыннан 27 апрельгә 193 чүплек теркәлгән, бу, былтыргыга караганда, унга кимрәк. 125 чүплек юкка чыгарылган.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев