Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч тапкыр кагыйдә бозсаң, бер елга таныклыксыз калуың бар

Россия Эчке эшләр министрлыгы яңа закон проекты әзерли. Елына өч тапкыр юлда йөрү кагыйдәсен үтәмәүчеләрне бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә җыеналар. Кагыйдә бозулар электрон реестрда теркәлеп барачак ди. Чит илләрдә әлеге алымга охшаган балл системасы күптән эшләп килә инде. Әйтик, Англия, Франциядә, Германиядә кагыйдәне үтәмәгән автомобиль йөртүчегә бер...

Россия Эчке эшләр министрлыгы яңа закон проекты әзерли.

Елына өч тапкыр юлда йөрү кагыйдәсен үтәмәүчеләрне бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә җыеналар. Кагыйдә бозулар электрон реестрда теркәлеп барачак ди.

Чит илләрдә әлеге алымга охшаган балл системасы күптән эшләп килә инде. Әйтик, Англия, Франциядә, Германиядә кагыйдәне үтәмәгән автомобиль йөртүчегә бер балл языла. 12 балл җыйганнан соң, шоферның ярты елга машина йөртү таныклыгы алына. Хәер, ерак китәсе юк, үзебездә дә совет заманында булган мондый хөкем. Юл йөрү кагый­дәсен бозуларны «дырокол» ярдәмендә тишеп, теркәп бара торган булганнар. Елына шундый өч «тишеге» булганнарга машина йөртергә ярамаган.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев