Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы элеваторын чамадан тыш тавыш чыгарган өчен штрафка тартканнар

"Чаллы элеваторы" җәмгыятенә 10 мең сум штраф салынган.

Чаллыда Элеваторная Гора бистәсендә яшәүчеләр шикаяте буенча “Чаллы элеваторы” җәмгыятен чамадан тыш тавыш чыгарган өчен штрафка тартканнар. Бу хакта шәһәр судында хәбәр иттеләр.

Бистәдә яшәүчеләр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Чаллы бүлегенә шикаять биргән.

Роспотребнадзор белгечләре административ тикшерү үткәргән. Моның өчен алар төнлә биредә яшәүчеләр йортына килеп, тавыш дәрәҗәсен үлчәгәннәр. Техник һәм вентиляция җиһазлары эшләве сәбәпле чыккан тавыш 32 Децибел тәшкил иткән, ә норма – 30 Децибел.

Шәһәр суды карары белән “Чаллы элеваторы” җәмгыятенә хокук бозган өчен 10 мең сум күләмендә штраф салынган.

Фото: http://aif.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев