Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы кызын Беренче каналга катнаш никахлар турындагы тапшыруга чакырганнар

Альбина җиде ел элек Мисыр кешесенә кияүгә чыккан, аның кызы туган һәм Александриядә яши.

Чаллыда яшәүче Альбина Ишмиева үз Instagram`ында Беренче каналда Александр Гордон һәм Юлия Барановская алып барган “Ир-ат һәм хатын-кыз” тапшыруында төшәргә чакыруларын хәбәр иткән.

Телетапшыру катнаш никахларга багышланачак. Альбина җиде ел элек Мисыр кешесенә кияүгә чыккан. Хәзер алар кызларын тәрбияли һәм Александриядә яши.

Кыз тапшыруда катнашыргамы-юкмы икән дип язылучыларына киңәш сорап мөрәҗәгать иткән.

“Мин бармас идем”, “Киңәш бирә алмыйм, нәрсә вәгъдә итәләр? Сезнең гаилә генә буламы, әллә тагын гаиләләр буламы?”, “Бар! Бу бик кызыклы булачак!”, “Сораулар бик җайлы булмас, тормышыгызда казына башларлар. Аларның нәрсә теләгәнен сорагыз, сезгә уңай булса – барыгыз”, - дип киңәш биргәннәр.

"Дөресен генә әйткәндә, анда барырга һәм чыгыш ясарга бик куркам. Ә иң курыкканым – начар энергетика”, - дигән Альбина.

Фото: скриншот инстаграм

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X