Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы янында Суровка бистәсендә җиһаз фабрикасы янган

Килгән зыян миллион сумнар белән бәяләнә, мөлкәт иминиятләштерелмәгән булган.

Чаллы янында Суровка бистәсендә җиһаз фабрикасы янган. Хуҗа зыянны миллион сумнар дип бәяләгән, туганнары эшсез калган. Бу хакта “Вести Камаза” хәбәр итә.

Чаллы янында Суровка бистәсендәге янгын турында хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы диспетчерлыгына шимбә көнне 13 сәгать 40 минутта килеп ирешкән. 1200 квадрат метр мәйданда, диваннар ясау белән шөгыльләнә торган җиһаз фабрикасы янган. Ачыкланганча, 53 яшьлек шәхси эшмәкәр һәм хезмәткәрләре ут чыкканда шунда булган, әмма янгынны сүндерә алмаганнар алмаганнар. Кешеләр вакытында чыгып өлгергән, аларга зыян килмәгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, электр җиһазларын куллануда кагыйдәләр бозылган. Бу хакта Тукай районы буенча күзәтчелек баш инспекторы Артем Асеев җиткергән.

Килгән зыян миллион сумнар белән бәяләнә. Мөлкәт иминиятләштерелмәгән булган.

Фото: vestikamaza.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев