Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда 1 Майны билгеләп үттеләр

Автошәһәрдә демонстрациягә 23 меңгә якын кеше чыкты.

Чаллыда 1 Май демонстрациясендә ярыш «КАМАЗ»ы, казаклар һәм тынлы оркестр катнашты.

Иртәдән үк Җиңү паркы янындагы Тынычлык проспекты кулларына кәгазьдән ясалган чәчәкләр, «Тынычлык! Хезмәт! Май!», «Хезмәткә дан!» дип язылган транспарантлар һәм шарлар күтәргән кешеләр белән тулды. «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары һәм шәһәрнең Профсоюзлар федерациясе вәкилләре 1 Майны шул рәвешле билгеләп үтте. Автошәһәрдә демонстрациягә 23 меңгә якын кеше чыкты.

Демонстрация башланыр алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе, шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. «Җиңү көне һәм 1 Май – бер-берсенә тыгыз бәйләнгән ике бәйрәм. Өлкән буын вәкилләре безгә тыныч күк йөзе бүләк итсә, хезмәт ияләре икътисадны аякка бастырды. Дөньяда иң зур автомобиль заводы һәм шәһәребезне төзегән кешеләр аеруча зур хөрмәткә лаек», - диде ул.

1 Май демонстрациясендә «КАМАЗ» вәкилләре иң ишлесе иде. Быел беренче тапкыр «КАМАЗ-мастер» командасы автомобиле демонстрациянең алдында барды. Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты хезмәткәрләре төркемен тынлы оркестр җитәкләде.

Атлы казаклар колоннасы да бәйрәмгә үзенчәлекле ямь өстәде. Демонстрациядә катнашучылар Тынычлык проспекты буйлап Азатлык мәйданына таба юл тотты. Биредә шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар игътибарына аниматорлар чыгышы, бию номерлары белән үрелеп барган концерт программасы тәкъдим ителде.


Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев