Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда 100дән артык пенсионер эштән кыскартылган

Пенсионерларны кыскарту буенча тикшерү үткәреләчәк, чөнки яшь буенча эштән чыгару дискриминация була.

2018 ел башыннан алып Чаллыда 585 кеше кыскартуга эләккән, алар арасында 110 кеше пенсионер. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Халык мәшгульлеге үзәге директоры Татьяна Быданова эштән азат итүдә хокук бозу булу-булмау буенча тикшерү үткәргән, чөнки яшь буенча эштән чыгару дискриминация була. Эштән бары тик профессиональ сыйфатлар буенча гына азат итәргә мөмкин.

Шулай ук үзәк вәкиле автошәһәрдә пенсионерларны һәм пенсиягә чыгарга җыенучыларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү буенча эш алып барыла, диде. Алар өчен ел саен 1-2 ярминкә уздырыла. Якын арада шундый ярминкә агымдагы елның октябрендә узачак. Быданова сүзләренчә, еш кына предприятие пенсионерга түбән квалификациядә эш тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта Халык мәшгульлеге үзәге 6 мең вакансия тәкъдим итә, теркәлгән эшсезләр саны – 890 кеше тәшкил итә.

Фото: https://pixabay.com | geralt

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев