Чаллыда 66 яшьлек ир-ат машина тәгәрмәче астында калган
Һәлакәт Хәсән Туфан проспектында 14/05 йорт каршында килеп чыккан.
(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Чаллыда тиешсез урыннан юл аркылы чыгучы 66 яшьлек ир-атны җиңел машина бәрдергән, дип хәбәр итә “Челнинские известия”.
Кичә кич Хәсән Туфан проспектында 14/05 йорт каршында 15нче модельле “Лада” машинасында 26 яшьлек ир-ат тиешсез урыннан юл аркылы чыгучы 66 яшьлек ир-атны бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә пенсионер уң як ботын сындырган һәм хастаханәгә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев