Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда “КАМАЗ” машиналарында футбол уйнадылар

Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм йөк автомобильләре конструкциясе элементлары буенча белемнәрен күрсәтте.

Чаллыда “КАМАЗ кубогы-2018” профессиональ осталык конкурсы узды. Анда йөк машиналары йөртүчеләре футбол уйнадылар.

Ярышлар Яшьлек проспекты артындагы мәйданда узды. Бәйгедә “КАМАЗ” хезмәткәрләре арасыннан 20 йөртүче, шулай ук автогигант йөкләрен ташу белән шөгыльләнүче транспорт компанияләре вәкилләре катнашты.

Әлбәттә классик ярышлар да булды, анда юлда йөрү кагыйдәләре һәм йөк автомобильләре конструкциясе элементлары буенча белемнәрен күрсәттеләр, тизлек маневрларында ярыштылар. Әмма тамашачыларны “Автобол” җәлеп итте. Бу ярышта йөртүчеләр йөк машинасы бамперы белән капкага туп кертергә кирәк. Бу биремне һәрберсе дә үти алмады, бары тик кайберәүләргә генә уңыш елмайды.

Фото: vestikamaza.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев