Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда кыйммәтле автомобиль урлап, торбага барып бәрелгән ир-ат хөкем ителгән

Моңа кадәр дә ул җәмәгать урыннарында аек булмаган хәлдә булганы һәм вак хулиганлык өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

аллыда кыйммәтле автомобиль урлап, баганага барып бәрелгән ир-ат хөкем ителгән. Бу хакта шәһәр судында җиткерделәр.

Әлеге хәл сентябрь аенда булган. Хатын-кыз үз машинасында ЗЯБ бистәсендәге автоюгычка килгән булган һәм ул машинасын төнгә шунда калдырган. Машина юучы төнге сәгать 3тә әлеге берничә миллион торган “Ауди Кью7” дә шәһәр буйлап йөреп кайтырга уйлаган. Әмма төнге сәяхәт күңелсез тәмамланган – ул металл торбага барып бәрелгән. Машинаны урынына кайтарып үзе качкан. Әмма тиздән аны тоткарлаганнар.

Суд карар чыгарганда моңа кадәр дә аның җәмәгать урыннарында аек булмаган хәлдә булганы һәм вак хулиганлык өчен административ җаваплылыкка тартылган булуын исәпкә алган.

Суд Чаллы кешесен бер елга ирегеннән мәхрүм иткән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев