Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыга Россия Президенты Владимир Путинның килүе көтелә

Илбашы "КАМАЗ-Мастер" командасы белән дә очрашырга мөмкин.

(Чаллы, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галим). Киләсе атнада Татарстанга Россия Президентлыгына кандидат Владимир Путинның Чаллыга килүе көтелә. Аны Казанда бөтенроссия студентлар клубының "Бергә алга!" мәгариф форумында көтәләр. Бу чара Россиядә студентлар көненә багышлап, 24-25 гыйнварда үтәчәк, дип яза җирле басма.

"Коммерсант" газетасы хәбәр итүенчә, Владимир Путин студентлар һәм "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре белән дә очрашырга мөмкин. Мәгълүм булганча, автогигантның генераль директоры Сергей Когогин сайлау алды штабы рәистәшләренең берсе.

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре 22 гыйнварга хәтле корпоратив ялда иделәр. Президент килгәндә алар эшкә чыгачаклар. Илбашы "КАМАЗ-Мастер" командасы белән дә очрашырга мөмкин. Команда 20 гыйнварда "Дакар" ярышларын тәмамлый. Чаллы командасы җиңү белән кайтыр дигән ышаныч бар.

Фото: kamaz.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев