Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда нарасый үлгән

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, якты дөньяда ярты ел гына яшәп калган кызчыкның әнисе дүрт баласына карата аналык хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде. Фаҗига Чаллыдагы балигъ булмаганнар инспекциясендә исәптә торучы бер гаиләдә килеп чыккан. Хокук сакчылары ачыклаганча, аек булмаган әни кеше баланы ашаткан да, йокларга яткырган. Ә төнлә ни булганы әлегә билгеле...

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, якты дөньяда ярты ел гына яшәп калган кызчыкның әнисе дүрт баласына карата аналык хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде.

Фаҗига Чаллыдагы балигъ булмаганнар инспекциясендә исәптә торучы бер гаиләдә килеп чыккан. Хокук сакчылары ачыклаганча, аек булмаган әни кеше баланы ашаткан да, йокларга яткырган. Ә төнлә ни булганы әлегә билгеле түгел. Баланың ни сәбәпле үлүен ачыклау тикшерүчеләр җилкәсенә йөкләнгән.

Әлеге хатын-кызның 4 сабые балалар йортына тапшырылган. Хәзерге вакытта гаиләдә калган Никитаны да (малайның хәтта туу турындагы таныклыгы да юк, төгәл яшен әнисе дә белми) балиг булмаганнар белән эшләүче инспекторлар гаиләдә калдырмаска булган.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50018-challyida-narasyiy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев