Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда "тыелган" сырлар сатканнар

Алынган сырлар шәһәр читенә алып чыгып юк ителгән. Алар башта изгәннәр аннан өсләренә белизна сипкәннәр һәм чүплеккә ташлаганнар. Чаллы, 5 октябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллыда "тыелган" ягъни "санкция" кертелгән сырларны юк иттеләр. Алар Алманиядән, Литвадан һәм Финляндиядән китерелгән сөттән ясалган ризыклар иде, дип яза җирле басма. Бу хәл...

Алынган сырлар шәһәр читенә алып чыгып юк ителгән. Алар башта изгәннәр аннан өсләренә белизна сипкәннәр һәм чүплеккә ташлаганнар.

Чаллы, 5 октябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллыда "тыелган" ягъни "санкция" кертелгән сырларны юк иттеләр. Алар Алманиядән, Литвадан һәм Финляндиядән китерелгән сөттән ясалган ризыклар иде, дип яза җирле басма.

Бу хәл Чулман транспорт прокуратурасы Роспотребнадзор, Россельхознадзор һәм Татарстан таможнясы белән берлектә автокаланың базарларында һәм сәүдә үзәкләрендә тикшерүләр уздырганнан соң булды. Әйтик, "Экобазар"да немец компаниясенең "Dorblu" сортлы һәм Литваның "Dziugas" маркалы сырлары әнә шундыйлардан иде.

"Октябрьский" сәүдә үзәгендә финнарның "Олтерманн" сырын сатканнар. Сәүдәгәрләр бу ризыкларның кайдан алулары турында мәгълүмат бирүдән баш тарталар. Бары күпләп сатучылардан алганнарын гына хәбәр итәләр.

Алынган сырлар шәһәр читенә алып чыгып юк ителгән. Алар башта изгәннәр аннан өсләренә белизна сипкәннәр һәм чүплеккә ташлаганнар.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев