Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Чәчкә: «18 яшьлек егетнең башын әйләндерермен дип уйламаган да идем...»

    Җырчы Чәчкә - Лилия Габделхакова быел зур сәхнәдә җырлый башлавына 10 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена, үзе исә 30 яшен тутырды. Иҗат юлын очраклы гына сайлап, бар нәрсәгә дә үз көче белән ирешкән һәм үзенә бай репертуар туплаган, тамашачысын булдырган әлеге яшь ханым безгә дә кайбер серләрен ачты. «Клибымны әбиемә...

    Җырчы Чәчкә - Лилия Габделхакова быел зур сәхнәдә җырлый башлавына 10 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена, үзе исә 30 яшен тутырды. Иҗат юлын очраклы гына сайлап, бар нәрсәгә дә үз көче белән ирешкән һәм үзенә бай репертуар туплаган, тамашачысын булдырган әлеге яшь ханым безгә дә кайбер серләрен ачты.

    «Клибымны әбиемә багышладым»

    Һәр җырчы үзенең җырларын тамашачыга төрле юллар белән җиткерергә омтыла. Мин, гадәттә, образга кереп башкарырга, җырда чагылыш тапкан моң-сагышларны тыңлаучыма җиткерергә тырышам.

    Гадәттә, тамашачы җырны тыңлый да синең турында ниндидер нәтиҗәләр ясап куя. Бик моңсу, сагышлы, шул ук газаплы мәхәббәт хакында җыр икән, ул синең тормышыңа кагыла дип уйлый. Әмма бу алай түгел һәм минем җырларымда үз язмышым чагыла димәс идем. Репертуарымда «Мин әле җыенмыйм кияүгә!» дигән җыр бар. Күпләр, аны ишеткәч: «Син кияүдә түгелме соң инде? Әллә гаилә тормышыннан туйдыңдамы?» - дип сорап куя. «Аллага шөкер, гаиләмдә бар да тәртиптә!» - дип җавап кайтарам үзләренә.

    Җырда әйтеп бетерелмәгән фикер булырга тиеш дип саныйм. Җырда да, клипта да тамашачы үзенең чагылышын таба икән, димәк, тиешле нәтиҗәгә ирешелгән дигән сүз.

    Узган ел минем «Кайтуыңны кыр казы юрар...» җырына клип төшерелде. Ул телевизор экраннарына чыккач, тамашачылардан бик күп тәкъдимнәр һәм кайтавазлар килде. Шалтыратучылар да, интернетта язучылар да булды. Кемдер тормыш иптәшен, кемдер мәхәббәтен югалткан һәм алар бу җырда үзләрен күрә алган.

    Бу җырны мин карт әбиемә багышлап яздым. Бала чакта без аның белән үстек һәм мин аны бик ярата идем. Дәү әти сугышка киткәч, ул аны 60 ел буе көткән. 60 ел ул - бик күп вакыт, бер гомер. Моны мин зур батырлык дияр идем һәм дәү әнием белән чын күңелдән горурланам! Соңгы сулышларын алганда да, ул бабайны көтте, ул кайтып керер төсле, диде.

    ...Репертуар туплаганда, мин халык күңеленә үтеп кергән, тамашачы күбрәк үз иткән җыр­ларны сайларга тырышам. Дөрес, тиз җырлана торган, күңелле җырлар да башкарам, алар да кирәк. Әмма күңелемә барыбер лирик җырлар якынрак.

    Кешеләргә әле бер генә тапкыр да ишеттерелмәгән, бер дә яңгырамаган яңа җырларым бар. Аларны мин яңа альбомымда тәкъдим итәргә ниятлим. Ул альбом инде әзер диярлек, бу сезонда чыгарырга планлаштырабыз. Анда тамашачы яратып кабул иткән элеккеге җырлар да урын алган. Иремә багышлап язган «Минем кояшым» җыры да шунда керде.

    ...Берара мин сәхнәдән китәргә дә уйлаган идем, әмма ул мине җибәрмәде, кире үзенә тартып алды. Альбомда «Карганмыйм язмышка» дип аталган җырны башкарган саен, мин үземдә көч таба идем. Концертларда әлеге җырны хәзер мин хатын-кызларга багышлап җыр­лыйм. Без бит бик нечкә, нәфис зат. Ялгыш сүз әйтсәләр дә, елап җибәрергә генә торабыз. Күңел тулган чак булса йә кыерсытсалар, бер караш та җитә кала. Ә бу җыр - көчле булып калырга, борчу-хәсрәтләр аркасында үзеңне югалтмаска, тормышның тәмен белеп, үзеңне яратып яшәргә өндәүче композиция ул.

    Бу минем дүртенче альбомым һәм анда күбрәк үзем язган җырлар урын алачак.

    «Сәхнә - яшәү мәгънәсе»

    Кемдер сәхнәне акча чыганагы буларак кабул итә, икенчеләр өчен исә ул хобби. Минем өчен сәхнә ул - яшәү мәгънәсе. Әгәр дә бу шулай булмаса, озак вакыт сәхнәдә чыгыш ясый алмыйсың. Кемгәдер бу авыр бирелә, кемгәдер җиңел. Мин бар нәрсәгә дә үз көчем белән ирештем һәм бу уңыш миңа бер дә җиңел бирелмәде.

    Артист сәхнәдән чыгыш ясаганда, моннан да җиңелрәк һөнәр юк төсле. Әмма кайчагында берничә җирдә чыгыш ясыйсың, көне буе бер очкычтан икенчесенә күчеп, ил буйлап очасың. Җиргә төшүгә, сине концерт узачак мәйданга алып китәләр... Сәхнәнең шундый яклары булуын да онытырга ярамый. Авырган килеш тә сәхнәгә чыгып җырлаган бар. Иң мөһиме - тырышырга. Тырышканда, организм үзеннән­үзе терелә.

    «18 яшьлек егетнең башын әйләндерермен дип уйламаган да идем...»

    Ирек белән без интернет аша таныштык. Иҗатымда тынлык булып алган арада, ул миңа интернетта язды һәм бер хәйрия концертында чыгыш ясарга дәште. Мин ризалаштым. Шуннан аралаша башладык.

    Беренче тапкыр аның белән Казанның бер сәүдә үзәгендә очраштык һәм 4 сәгать буе шунда сөйләшеп утырганбыз. Гадәттә, мин аның кадәр озак бер урында утыра алмыйм. Күрәсең, анда ук ниндидер тартылу, аралашыр өчен уртак темалар барлыгы ачыклангандыр.

    Ул вакытта миңа 25 яшь, аңа - 18. 18 яшьлек егетнең башын әйләндерермен дип гомумән дә күз алдыма да китергәнем булмады, ул турыда уйламадым да. Якын итеп, мин аңа хәтта «улым» дип дәшә идем.

    Аннан концертларны, мәҗлесләрне бергә уздыра башладык. Шулай бер-беребезгә якынайдык. Ул бик яхшы күңелле, игътибарлы, хатын-кызны хөрмәт итә белә торган. Хәзер егетләрнең төрлесе бар бит. Кайберләре көчсез җенесне кыерсытырга да күп сорап тормый. Ирек исә андый түгел. Тормышта да бик максатчан, кулыннан эш килә торган егет. Аның белән уртак тел табу, бер фикергә килү бик җиңел.

    4,5 ел эчендә ирем белән без бары 3 көнгә генә аерылышып тордык, анысы да гастрольләр аркасында гына. Без йолдызнамә буенча да туры киләбез бугай: мин - сукояр, ул - балык, мин су коям - ул йөзә!

    Яшь аермасы, ничек кенә булса да, мине куркытмый. Иректән дә: «Мин картая башлармын, ә син әле җир җимертеп йөри торган ир-ат булырсың. Ул чагында нишләрбез?» - дип сораганым бар иде, җавабы бик гади булды: «Мин дә синең белән бергә картаячакмын бит инде!» - диде ул. Үзе дә курка бугай, 40 яшең тулгач, миннән дә яшьрәк егет тапмасаң ярый инде дип йөри...

    Мин аның картаюын һич тә теләмим. Бервакыт ул чәчен бераз үстереп, артка тарап йөри башлаган иде. Тик бу прическа аны 4-5 яшькә олырак күрсәткәч, мин чәчен кистерүен сорадым.

    Иҗади гаиләләр башка гаиләләрдән аерыла, билгеле. Чөнки иҗат ул сәхнәдә генә түгел, безнең көндәлек тормышыбызга да үтеп керә. Җырлар сайлау, костюмнар тектерү, номерларны эшләү - тагын әллә нинди иҗади планнарның күбесе хакында өйдә сөйләшелә.

    «Әтием җырлавыма каршы иде»

    9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, мин Лениногорск музыка һәм рәсем педагогия училищесына укырга кердем. Монда килеп эләгүемә ике нәрсә сәбәпче булды. Беренчесе - мин мәктәптә укып туйган идем һәм минем аннан тизрәк китәсе килде. Икенчесе дә беренче сәбәпкә бәйле дисәм дә буладыр, көллияттә безнең авылдан бер егет укый иде һәм ул миңа бераз күз-колак булыр, дип, мине әти­әни шунда укырга җибәрде. Әмма ни сәбәпледер, әти минем сәхнә кешесе булуыма каршы чыкты. Абыемның туенда җырлавымны ишеткәч кенә минем белән чын-чынлап горурлана башлады.

    Җыр өлкәсенә очраклы гына эләксәм дә, быел зур сәхнәдә җырлый башлавыма 10 ел тула. Шул уңайдан, тамашачыларыма бүләк әзерләргә уйлыйм: сольный концерт оештырырга планлаштырам. Әлегә аның кайчан һәм ниндиерәк булачагы сер булып калсын. Әмма минем иҗатымны яратучыларны көтеп калам!

    Лилия ЛОКМАНОВА
    Шәһри Казан
    № --- | 28.07.2015

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: