Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчүлек мәйданы 500 гектардан артык булган һәр хуҗалыкта эретмә узеллары булдыру бурычы куелды

Май башына Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда яклау чараларын күрү өчен билгеләнгән 132 эретмә узелы төзелде һәм куллануга тапшырылды. Майда тагын 29 стационар эретмә узелын куллануга тапшыру планлаштырыла.

- Бер типтагы эретмә узелларының эретмәләр әзерләү өчен кулланыла торган суны йомшартырга, әчелеген киметергә һәм җылытырга мөмкинлек бирүен хәзер инде беркемгә дә раслыйсы түгел, ул кулланыла торган пестицидларның һәм ашламаларның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә, – дип сөйли Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. – Бу бик мөһим, чөнки үсемлекләрне яклауның химик чараларын сатып алуга гына да 3,5 млрд сум акча тотыла. Шуңа күрә мондый узелларны республика бюджетыннан 60:40 чагыштырмасында (биредә 60% – бюджет ярдәме) субсидияләү буенча махсус программа да очраклы гына кабул ителмәде.     

Бу ел башыннан әлеге юнәлештә Теләче районы хуҗалыклары актив эшли башлады, районда кыр сезоны башланыр алдыннан 5 эретмә узелы куллануга тапшырылган, «Татагролизинг» АҖ хуҗалыклары кыска вакыт эчендә 4 шундый инженерлык комплексы төзегәннәр. Шул көннәрдә Саба районында «Нырты» АХП ҖЧҖендә һәм «Мөхәммәтшина З.З.» КФХсында да 2 стационар эретмә узелы эшли башлаган.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан чәчүлек мәйданы 500 гектардан артык булган һәр хуҗалыкта шундый эретмә узеллары төзү бурычы куелды. Димәк, тагын шундый 400дән артык объект төзергә кирәк. 2019 елда Татарстанда 100дән артык проект гамәлгә ашырылды. Ә Әтнә һәм Кукмара кебек “күтәрелештәге” районнарда барлык хуҗалыкларда да эретмә узеллары бар инде.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев