Саба таңнары

Чебен җәйнең ямен алды инде(+киңәшләр)

Соңгы 1-2 атнада мошкарадан интегәбез. Бер елда да аларның болай котырып үрчегәннәре юк иде бугай. Умарта күчемени, чыдар хәл юк. Авызга, борынга, күзгә тула. Кием ярыкларыннан кереп тәнне тешли. Хәзер бөтен гаиләбез белән кашынып йөрибез. Бакчага барасы да килми. Безнең бакча авыл янында гына. Анда маллар ничек түзә икән бу...

Җәйнең бөтен ямен шәһәр балалары белән чебен ала, дип әйткән ди бер әби… Бу атнада авылыма кайткач үзебез дә шаклар каттык һәм укучыбыз әйткәнчә, җәфаландык. Авылда шушы мошкара кара болыт кебек күче белән сиңа ташлана. Өйгә, сарайга кереп качсаң гына. Тәннең киемнәр ачылып киткән урыннары әле дә кып-кызыл. Башкасын әйтеп тә тормыйм, умарта кортларын караганда битлек челтәре аша үтеп эшләргә бик каты комачау иттеләр.
Инде авылымнан дүшәмбе көнне үк китсәм дә, һаман шушы хәшәрәтләр тешли кебек тоела, аякларым, билем, муеннарым кулларым шешенгән, кычыта.
Авылымда чакта ук, гәҗитебезнең чираттагы санында бу хәшәрәтләр турында мәгълүмат бирергә кирәк дип уйлап планлаштырып куйган идем. Минем уемны сизгән кебек, укучыбыз да дүшәмбе көнне редакциягә шалтыратып шушы соравын бирде. Һәм интернет чыганаклардан бу хакта менә ниләр таптым.
Чынлап та таныш булмаган бөҗәкләр бу. Алардан саклану да чебен-черки белән чагыштырганда күпкә кыен. Аларның артык котыруы озакка сузылмый үзе, 2-3 атнадан соң ул сүрелә. Әмма берәгәйле була. Бу вакытта малларны көтүгә чыгармаска киңәш итәләр, хәтта. Чөнки ул мескен малларны сырып алып канын суыра. Ә тегеләр нишләргә белми, ашамый да. Кайчакта авызларына, үпкәләренә тулып мал тончыгырга да мөмкин. Ә кешеләр маллардан аермалы буларак, аннан саклана ала.
БУ НИНДИ ХӘШӘРӘТ? АТА ЧЕБЕН «ӘЙБӘТ»МЕНИ?!
Шунысы гаҗәп: ата бөҗәкләр чәчәкләрдәге нектар белән генә туклана, бары тик ана чебеннәр генә тешли. Черкиләр дә шундый.
Әлеге үтә әрсез вак чебенне халык мошкара дип атый. Ул сазлыклы урыннарда үрчи. Дөрестән дә, мин бала чакта андый чебен булганын хәтерләмим. Ул безгә сазлыклы себер якларыннан күчеп килде. Балачакта шул тундралы якларда, тайгаларда армия хезмәтеннән кайтучылардан шундый вак чебен турында ишетеп кенә белә идек. Кызганыч, бүген җирдә яңа төр афәтләр, авырулар туа тора, тарала бара. Менә шушы вак чебен дә яшәү территориясен киңәйтә. Дөньяда аның 1800ләп төре исәпләнә. Ул 1 ай яши. Кыска гына җәй эчендә 4 буын үрчетә ала. Өстәвенә көзгә күкәй дә салып калдыра. Һәм иртә язда аннан тагын яңа буын чыгып җылы кан ияләрен бимазалый башлый. Алар сазлыклы, сулы урыннарда үрчи. Әгәр хуҗалыгыгыз яисә бакчагыз шундый урыннар янында икән, бу хәшәрәтләр белән көрәш чараларын алдан хәстәрләп куярга кирәк. Менә без быел бөтенләй әзер түгел идек. Чөнки атна-ун көн элек андый проблема булмады. Аннан соң элекке елларда мондый ук һөҗүмне күргән юк иде.
Бу чебеннәрнең тешләве черкинекеннән аерыла. Әгәр черки нечкә борыны-хоботы белән тирене тишсә, мошка тире өстен кимерә һәм селәгәен җибәрә. Аның селәгәендә авыртуны тойдырмый һәм канны сыеклата торган матдә бар. Ярадан кан саркый башлый, хәшәрәтләр менә шуны ялый. Менә шуның белән дә яман инде бу хәшәрәтләр. Аның кунганы, тешләгәне беленми. Соңыннан сиздерә башлаганда инде эш узган була. Күпмедер вакыттан анестезия үтә һәм тешләнгән урын авырта башлый, әчетә, шешә, кызарып чыга. Вак чебен тешләгән урынның кызарып кабарып чыгуы ул организмның чебен селәгәендә булган ят аксымга каршы көрәше. Мошка тешләүдән, сирәк кенә булса да, аллергия дә килеп чыгарга мөмкин. Өстәвенә ул безнең тышкы кыяфәтебезне дә боза. Бигрәк тә битне тешләсә… Шешенү бишәр көн сакланырга, аннан соң да күгәреп торырга мөмкин.
НИЧЕК САКЛАНЫРГА?
Черкидән саклану чараларының барысы да вак чебенне куркыта, дип ялгышмагыз. Репеллентларны сайлаганда инструкциясен игътибар белән укыгыз. Әгәр анда «черкиләрдән саклый» дип кенә язылган икән, ул мошкараны яныгызга җибәрмәс, дип уйламагыз да.
Урамга чыкканда ачык төстәге киемнәр киегез. Кара төс бу хәшәрәтләрне тагын да яхшырак җәлеп итә.
Бу чебен, черкидән аермалы буларак, кием аркылы тешли алмый. Ул тишек эзләп кием эченә керергә тырыша. Ачык урыннарны тешли. Шунлыктан битләр, муеннар, куллар зыян күрә. Тоташ киемнәр сайлагыз, күлмәкләр кыска булып бил турылары ачылып китмәсен, җилфердәп тормасын. Бу хәшәрәтләр чалбар балагыннан да аяклардан өскә үрмәли. Шуңа күрә барын да бәйләп куйсаң яхшы. Күмәк һөҗүм вакытына махсус кием әзерләп куйсаң да ярый. Аны эфир майлары күп булган эвкалипт, цитрус җимешләре, яки әрем төнәтмәсе белән эшкәртү яхшы. Мин үзем, янымда бернинди препарат булмагач, саклану чаларын да белми идем, аптыраганнан әрекмән яфрагы белән муеннарымны, битләремне, кулларымны удым (мондый чакта әрекмән исе дә тәмле тоела икән), бераз файдасы тиде. Моны күреп эшләпәмә шул яфракларны төрле яклап элеп куйдым (ишегалдында индеец кебек йөрдем).
Химик препаратларга аллергия булмаса, киемнәрегезне черки һәм мошкадан саклаучы спрей, аэрозоль белән эшкәртегез.
Иң зыянсыз алым ванилин экстракты. Аннан черки-мошка курка. Аны кремга (балалар өчен дә, куллар өчен аталганы да, үсемлек майлары да ярый) кушып кулга, тәннең ачык урыннарына сөртергә кирәк.
Бу хәшәрәтләр өйгә дә кермәсен дисәгез, тәрәзәләргә вак челтәр элеп, аны һәм ишек яңакларын эфир майлы үсемлекләр төнәтмәсе белән бөркегез. Бу сезне саклап кына калмас, өйгә хуш ис тә бирер.
Вак чебеннәр белән көрәшер өчен фумигатор, махсус тасмалар сатып алыгыз. Тагын бер искәртәм, черкидән генә саклый торганнары яраксыз.
Фумигаторда сыекча бетсә, борчылмагыз, аңа эвкалипт сыекчасы салыгыз. Нәтиҗә искиткеч булачак.
ТЕШЛӘГӘН УРЫННЫ НИЧЕК ДӘВАЛАРГА?
Шешеп, бетчәләнеп торган урынны теләсә нинди спирт белән сөртегез.
Аптекаларда бөҗәкләр тешләгәннән соң тынычландыра торган мазьлар бар. Ул табигатькә чыкканда һәрчак яныгызда булсын. Бу нисбәттән чәй агачы мае бик яхшы булыша. Ул кычытуны бетереп, шешенеп кызарынган урынны да тизрәк савыктыра.
Аш содасы белән тозны суда эретеп авырткан урынга куярга була. Әгәр бу хәшәрәтләр бөтен тәнне тешләп бетергән икән инде, содалы җылы ваннада 10 минутлап ятыгыз, хәлегез җиңеләер, кычыну кимер.
Кычытуны нашатыр спирты, «Звездочка» бальзамы да тиз бетерә.
Кычыткан урынны кашымаска тырышыгыз. Зарарланган урынга спиртка чылатылган тампон яисә өстә саналган башка эремә-мазьларны сөртегез.
Әгәр бу бөҗәкләр тешләп 1-2 сәгатьтән температурагыз күтәрелсә, кичекмәстән табиб чакыртыгыз.
КАЙЧАН БЕТӘ?
Табигать шартларына карап, мошкараның көтү булып һөҗүме берничә атна була, аннан сүрелә. Июль ахырына ул активлыгын югалта, ә август башында бөтенләй комачауламый.
Мин бу атна азагына тагын авылга җыенам. Инде бу юлы хәшәрәтләр белән «бил алышырга» әзер булып кайтачакмын. Тик берничә махсус кибеткә мөрәҗәгать итсәм дә, бу бөҗәкләрдән дә саклый торган химик препаратлар очратмадым. Таба алмасам, эфир майлары, ванилин белән «коралланырга» туры килер.
Хәерле матур җәй көннәре, күңелле Сабантуйлар теләп Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
P.S. Җәй матур булса да, бу вакытта куркыныч һәр урында сагалый. Урман бете, черки, чебен, кигәвен ише хәшәрәтләрдән дә сакланырга кирәк. Алар тынычлыкны гына алып калмый, куркыныч авырулар да китереп чыгарырга мөмкин. Аеруча урман бете куркыныч.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: