Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чемпионат вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре Метшинны ике тапкыр туктаткан

Футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә шәһәрнең барлык хезмәтләре дә көчәйтелгән режимда эшли.

Казан мэры Илсур Метшин башкала мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә башка шәһәрләрдән килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре аны ике тапкыр туктатуы хакында сөйләде.

Метшин әйткәнчә, футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә шәһәрнең барлык хезмәтләре дә көчәйтелгән режимда эшли. Бүгенге көндә җитәкчелек алдында «ФИФАның иң югары таләпләрен үтәү» бурычы тора.

«Башкалага килгән кунакларның гына түгел, казанлыларның үзләренең дә бәйрәм кәефен тоюлары мөһим», - дип әйтте Казан мэры.

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев