Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чемпионатка килгән чит ил кунакларына Казан Сабан туенда аерым мәйданчык оештырыла

“Без кунакчыллыкны, милли колоритны күрсәтергә телибез”, - диде Илсур Метшин.

Футбол мундиаленә Казанга чит илләрдән килгән кунаклар өчен Казан Сабан туенда аерым махсус мәйданчык оештырылачак. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы быел Казан Сабан туе 23 июньдә Каенлыкта һәм Аккош күлендә үткәреләчәген әйтте. “Аккош күлендә чираттагы төзекләндерү этабы төгәлләнде. Быел без милли бәйрәмнең икенче мәйданчыгын шунда оештырдык”, - диде ул.

Илсур Метшин әйтүенчә, Чемпионат кунаклары Сабан туе да тамаша кылачак, милли ярышларда да көч сынашачак. “Сабан туе интерактив бәйрәм. Без кунакчыллыкны, милли колоритны күрсәтергә телибез. Чемпионатта катнашучылар да, чит ил кунаклары да, Казан халкы да моңа игътибар итсен иде. Чит ил кунаклары өчен махсус мәйданчык булачак”, - диде.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев