Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Черек күлдәге” Зигфрид үзен яхшы хис итә

Зигфрид исемле ата аккош үзен яхшы хис итә. Хәзерге вакытта кошның язмышы хәл ителә – бәлки аны башка ана кош белән “Черек күл” паркына кайтарырлар. Бу хакта журналистларга пресс-тур барышында “Парклар һәм скверлар дирекциясе” МБУ директоры Алсу Сәетова сөйләде.

Искәртергә кирәк, бүген иртән “Черек күлдә” яшәүче аккошларның берсенә сукбай эт һөҗүм иткәне билгеле булды. Кызганычка каршы, Одиллияне коткарып булмады. Алсу Сәетова сүзләре буенча, бу этнең сукбай эт яисә хуҗасы белән йөрүче эт булуы тәгаен билгеле түгел. “Полиция һәм дирекция хезмәткәрләре тиз арада килеп җиттеләр, алар мәгълүматлары буенча, эт ялгыз булган, аның борынчыгы һәм муенчагы булмаган, шуңа күрә ул сукбай эт булган дип уйлыйбыз”, - диде А.Сәетова.

Икенче аккош зыян күрмәгән, хәзер ул орнитологлар күзәтүе астында тора. Зигфридның алга таба кайда яшәве әле хәл ителмәгән. Чыгыш ясаучы сүзләре буенча, барысы да аның югалту белән никадәр тиз килешүе һәм яңа ана аккош белән яши башлавыннан бәйле. “Бер яктан, кара аккошлар бик тугры кошлар, алар гомер буе диярлек бер пар белән яшиләр, - дип аңлатты Алсу Сәетова. – Икенче яктан, алар әле бәлигъ булмаган кошлар иде, аларга бер яшь тирәсе иде, ә җенси җитлегү чоры аккошларда 2-2,5 яшьтә генә башлана. Шуңа күрә, ул яңа ана аккошны кабул итәр дигән өмет бар”.

Сукбай этләрне тоту дирекция вәкаләтләренә керми – моның белән махсус оешма шөгыльләнә. Караучысыз хайваннарны тоту төркеме хезмәткәрләре урынга халыктан зарлар булганда гына чыга. “Черек күлдә” сукбай этләр йөрүгә зарлар берничә тапкыр булды, ләкин әлеге хезмәт урында бер генә сукбай эт тә тапмады.

Билгеләп үтәргә кирәк, аккошлар үзләре өчен махсус төзегән йортны бик өнәп бетермәделәр һәм күп вакыт күл буендагы газонда үткәрделәр.

Аккошлар күлдә яшәгән вакыт эчендә шәһәрлеләр аларны яратып өлгерде. Хәтта, волонтерлардан торган кечкенә төркем барлыкка килде. Алар кешеләргә аккошларга ипи ашатырга ярамаганны һәм кошлар белән үзләрен сак тотарга кирәклеген аңлаталар иде. А.Сәетова өстәгәнчә, паркта киртәләр кую каралмаган иде, чөнки бу шәһәрлеләр өчен уңайсызлыклар тудыра.

Чыгыш ясаучы сүзләре буенча, аккошларны күлгә күчерү проектын кыштан башлап төрле белгечләр эшләде: “Алар өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Казан зооботаника бакчасыннан, Кыргый кошлар реабилитация үзәгеннән” хезмәттәшләребез белән даими элемтәдә тордык. Билгеләп үтәсем килә, электән биредә сулык булган, анда кошлар,үрдәкләр, аккошлар яшәгән. Шуңа да аккошлар биредә яши алмас дигән шик тумады да”.

Кошларны саклау өчен тәүлек буе эшләгән сак июль башыннан туктатылды. А.Сәетова аңлатканча, сакны озаграк тотарга планлаштырылмаган да иде. Чөнки ул, нигездә, кешеләрдә кошлар белән аралашу культурасын булдыру өчен генә кирәк иде. Сак эшләгән вакытта этләр күренмәде, чемпионат вакытында полиция эше көчәйтелде. “Паркларны карап тоту бюджетында сакчылар яллауга чаралар булмаганга, без аны туктаттык. Ләкин шәхси сак оешмалары ярдәмендә паркларны саклау мәсьәләсе күптән хәл ителергә тиеш. Биредә үк узган ел азагында вандаллар фонарьларга зыян салган иде. Ләкин бу сорауны хәл итү өчен бик күп акча кирәк”, - дип сөйләде А.Сәетова. Ул өстәгәнчә, “Черк күлне” саклар өчен генә дә миллион сум кирәк булачак.

Бәлки, якын арада Зигфрид “Черек күлгә” яңа ана аккош белән кайтыр. “Шәһәрлеләр әлегә кадәр кошларны ничек яратсалар, алга таба шундый мөнәсәбәттә булырлар дип өметләнәбез”, - диде А.Сәетова.

Фото: https://www.kzn.ru
https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев