Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чирләр бәйрәм итми

Атна башында редакциягә хәбәрчебез шалтырата. “Авылга коронавирустан вакцина ясаучылар килә, кадатыргамы-юкмы?” – дип сорый. Әлбәттә, без бу өлкәдә белгечләр түгел, кешегә уколның шәхси килешмәү очраклары да булырга мөмкин. Әмма вирус та әлегә чигенергә җыенмый. 2020 елда районда 192 кешегә Covid-19 диагнозы куелса, 2021 ел башыннан – 50. Чир майда да бәйрәм итмәячәк, ягъни йоклап ятмаячак, кемгәдер күңелсез диаг­ноз куелу ихтималы саклана. Без хәбәрчебез соравын күздә тотып, "Роспотребнадзор"ның Саба территориаль бүлеге баш белгече Фидания Шәйдуллинага мөрәҗәгать иттек.

 –Фидания Габделхәбировна, вакцина мәсьәләсендә сабалы­ларга нинди киңәшләр бирә­сез?

–Вакцина – йогышлы авыруларга каршы торуның иң нәтиҗәле чарасы. Әгәр иммун сис­темасы күзәнәкләренә микроблар үтеп керә икән, бу контакт аның ”хәтерендә” сакланып кала. Кеше икенче тапкыр йо­гышланганда иммун системасы вирусларга тизрәк җавап бирәчәк. Күзәнәкләрнең “хәтерен” көчсезләндерелгән вирус белән дә яхшыртырга мөмкин. Вак­цинаның беренче уколыннан соң икенчесен алырга онытмаска кирәк. Анысын кадатмасаң, беренчесе бушка гына булачак.

–Кемнәргә вакцина ясатырга ярамый?

–Вакцинаның берәр компонентына кеше организмы сизгер булса. Аллергия күзәтелгәндә. Кеше авырса. Хроник чирләр кискенләшсә. Йөклеләргә, бала имезүче хатын-кызларга. 18 яшькәчә балаларга вакцина ясалмый.

–Антитәнчекләргә анализ бирергә кирәкме?

–Мәҗбүри түгел. Сез анализ ярдәмендә организмыгызда ан­титәнчекләр барлыгын ачыкласагыз, прививка ясау кирәкми. Димәк, сез инде авыргансыз дигән сүз. Бу очракта вакцина кадатуны кичектереп тору өчен табиб белән киңәшергә кирәк.

–Вакцина аша кешегә коронавирус йогарга мөмкинме?

– Вакциналар составында яңа тере коронавирус юк. Анда бары бер ген гына бар, ул авыру китереп чыгара алмый. Вирусның шушы аксымы нәтиҗәсендә, аңа карата антитәнчекләр барлыкка килә. Шуңа да прививка ясатып коронавирус йоктыру мөмкин түгел.

–Прививкадан соң авыру билгеләре буламы?

– Кайберәүләрдә температу­ра күтәрелергә мөмкин, бу ор­ганизмның гадәти реакциясе һәм ул тиз уза.

Сәламәтлегебез үзебезнең кул­­да, хөрмәтле райондашлар. Соңгы мәгълүматлар буенча, вак­цинаның беренче компонентын –990, икенчесен 711 кеше ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев