(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Чирмешән районында 78 яшьлек хатын-кызны эзлиләр, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Бу хактагы мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән бүлегеннән килгән. 13 августта Чирмешән авылында яшәүче хатын-кыз өйдән урамга йөрергә чыгып киткән һәм югалган. Ул хәтер югалтудан интеккән.
Коткаручылар елга, чүп-чар өемнәрен, яр буе куакларын караган, 4 чакрым елга тикшерелгән.
Кич коткаручылар, водолаз станциясен булдырып, полиция белән берлектә хатын-кызның гәүдәсе булырга мөмкин урыннарны тикшергән, әмма ул табылмаган.
Нет комментариев