Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чирмешән районында янгында 52 яшьлек ир-ат зыян күргән

Янгынны үзлегеннән сүндерергә тырышкан 52 яшьлек ир-ат тәненең 80 проценты пешкән һәм ул Чирмешән хастаханәсенә озатылган.

Чирмешән районында торак йортта янгын чыгып, 52 яшьлек ир-ат тәненең 80 проценты пешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм телефон номерына Лагерка авылында Гагарин урамындагы 9 нчы йортта янгын чыгуы турында хәбәр кергән.

Урынга килгән янгын сүндерү хезмәткәрләре аш бүлмәсендә 10 квадрат метр мәйданда янгын чыгуын ачыклаган. Янгын тиз арада сүндерелгән.

Коткаручылар килгәнче янгынны үзлегеннән сүндерергә тырышкан 52 яшьлек ир-ат тәненең 80 проценты пешкән һәм ул Чирмешән хастаханәсенә озатылган.

 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев