Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Чистай җәмәгате”, хаталар өстендә эш: терактларны уяу кешеләр булдырмый кала алыр иде

Кайсы да булса уяулысы вакытында хокук саклау органнарына хәбәр итсә, бәхетсезлекләрне булдырмый калу мөмкин идеме? Федераль куркынычсызлык хезмәтенең генерал-майоры, отставкадагы полиция генерал-лейтенанты Александр Михайлов уяу булырга чакыра.

2013 нче елда “Чистай җәмәгате” дип аталучы төркем әгъзалары берничә теракт оештырды: чиркәүләр яндыру, Биләрдә шартлаткыч урнаштыру, «Нижнекамскнефтехим» берләшмәсе территориясенә ракета җибәрү. “Җәмәгать” әйдәманы юк ителгән, төркемнең калган әгъзалары кулга алынган һәм төрле срокка ирегеннән мәхрүм ителгән. Әлеге вакыйгаларны анализлап, белгечләр аларның кайберләрен кисәтеп калып булыр иде, дип саный.
Татарстанның ЭЭМ мәгълүматлары буенча, оператив-эзләнү һәм тикшерү барышында алда атап үтелгән җинаятьләргә радикаль карашлы19 татарстанлының катнашы барлыгы ачыкланган. Аларның күпчелеге Чистайда яшәгән, бөтенесе 2013 нче ел азагында кулга алына. 
Тикшеренү фаразы буенча, төркем 2000 нче еллар башында оеша башлый, кайбер әгъзалар радикаль ислам тарафдарлары йогынтысына бирелә. Аларның кайберләре Әфган-пакыстан зонасында законсыз рәвештә оешкан хәрби “Болгар җәмәгате” дип аталган төркемнең террорчылык эшчәнлегендә катнашкан. “Чистай җәмәгате”нең җитәкчесе махсус операция барышында юк ителә.
Җинаять эше кысаларында төркемнең 75 җинать кылу очрагы тикшерелә. Әүвәл төркемнең 8 әгъзасы үзләренең гаепләрен тулысынча таный һәм хөкем ителә, тагын 34 очракта гаепләнүче тугыз кешегә агымдагы елның мартында хөкем карары чыгарыла. Тулаем алганда, хөкем ителүчеләр катгый режимлы колониядә 170 ел уздырачаклар.

Террорчылыкка ничек каршы торырга?
Федераль куркынычсызлык хезмәтенең генерал-майоры, отставкадагы полиция генерал-лейтенанты Александр Михайлов сүзләренчә, һәрбер җинаять берничә баскычтан тора. Бик еш кына авыр җинаятьләрнең башлангычы гадәти кешеләр күзалдында үтә.
 «Шартлаткыч җайланма ясар өчен нәрсәдер юнәтергә тырышучы, аны ясау буенча кызыксынучыларга игътибар итәргә мөмкин. Еш кына террорчылык актларына әзерлек чорын күрүчеләр бу эшнең шаһиты була һәм бу бик мөһим форсат. Әгәр шикле кешеләр бар икән, бу хакта кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Телефон аша сөйләшүләр язылып барыла, хокук саклаучылар хәл кылырга тиеш”, дип җиткерә генерал-майорның сүзләрен “Татар-информ”.
Шикле кешеләрне күрүчеләргә, махсус хезмәтләр килгәнче, шәхси детектив роленә кереп карарга тәкъдим итә белгеч. Корбаннар булу очрагын кисәтү өчен, аларны күзәтергә кирәк. Шулай ук куркынычлык ихтималы барлыгы турында башкаларны да искәртеп куярга кирәк. 
Бик еш кына хокук бозу эше беренче карашка гадәти күренгән әйберләр алудан башлана, әмма бу очракта кеше шикле күренергә мөмкин - моңа игътибар итәргә кирәк.
“Безнең очракта алюминий пудрасы һәм аммиак селитрасы, кайбер механизмнар, электроникага игътибар итәргә кирәк. Кулдан ясалган ракеталар өчен торбаларны эретеп ябыштыру, чиркәүләргә ут төртү өчен яндыргычлар, төннәрен бик еш һәм нигезләмәсез өйдә булмау – боларның бөтенесен тирә-юньдәгеләрдән яшерү мөмкин түгел. Терактка әзерләнүнең мондый билгеләрен якыннарының гомере куркынычсызлыгы өчен борчылган һәр граждан күрә белергә тиеш. Әзерлек чорындагы бу билгеләр фаҗигаләрне булдырмый калу мөмкинлеген бирә”, ди “Чистай җәмәгате”н юк итүдә катнашкан белгеч.

Террорчыларның капканнары
 «Чечен Республикасында һәм Төньяк Кавказдагы хәлләр беренче карашка гадәти бәхетсез очраклардан башланып китте. Ниндидер машина янында шартлау барлыкка килә, әлеге урынга күпләгән полиция хезмәткәрләре җыела, шул вакытта көчле шартлау була. Террорчылар мондый алымны еш куллана», – дип аңлата белгеч.
Кешеләр хуҗасыз әйберләргә һәм машиналарга, шикле кешеләргә, арендага бирелүче фатирларга игътибар итәргә тиеш. Генерал-лейтенант фикеренчә, дәүләт һәм хокук саклау органнары торак фондны һәм арендага бирелүче фатирларны да контрольгә алырга тиеш.

Шикле машиналар һәм аларны эвакуацияләү үзенчәлекләре
 «Җәмәгать дибез икән, аларның очрашулары гел яшертен генә булмаганын аңларга тиешбез. Алар радикаль идеялар тарафдарлары һәм шуны пропагандалаучы. Бу төркем әгъзалары нинди дә булса янау яки нәфрәтләрне кычкырып та әйтергә мөмкин. Бу хакта кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк”, – ди «Россия офицерлары» оешмасының президиум әгъзасы.
Әлбәттә, номерсыз машина шик тудырырга мөмкин. Әмма террорчылар һәрчакта да номерларын яшерми, алар чит кеше машинасын да урлап китә ала. Белгеч фикеренчә, терактларны булдырмау йөзеннән хакимият бина һәм корылмалар янында машиналарны куюны чикләргә тырыша. Әмма бу очракта, мисал өчен, әгәр ул хастаханә икән,  йөкле хатын-кызлар яки инвалидлар өчен өстәмә мәшәкатьләр туа.
Машинада шартлаткыч булуы турында шикләнелгән очракта, аны саперлар тикшерергә тиеш. Без сөйләгән бөтен нәрсә - бу инде соңгы баскыч, кешеләр уяу булырга тиеш, ди белгеч.

фото: posredi.ru

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X