Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чит бала булмый

Кукмара районында гомер итүче Раушания Гарипова әнә шулай ди. Ул зур батырлык эшли – үз уллары буй җиткәч, ике ятим кызны әниле итә.

“Назыйм белән бергә укыдык. Әнә шул чакта мәхәббәт кабынды да инде. Бер-беребезне сынап, алты ел вакыт узган. Бары шуннан соң гына өйләнештек. Бер-бер артлы ике ул тапсам да, Аллаһы Тәгалә кыз бирергә ашыкмады. Мөгаен, шушы ике ятим сабыйны бәхетле итүемне теләгәндер. Сер түгел, һәр хатын-кызның кыз сөясе килә. Минем белән шулай булды, – дип сөйли Раушания.  1991 елда олы уллары, өч елдан кечесе туа. – Кызлы буласы килде. Берәр ятимне бәхетле итик дигәч, ирем каршы төшмәде. Бу фикерне туганнарыбыз да хуплады”.


2008 елда балалар йортына юл тота алар. Бер кыз алырга дип баралар, икене җитәкләп кайталар. Тәрбияче аларга ике кыз күрсәтә. 10 һәм 7 яшьлек бертуганнар, аерырга ярамагач, икесе дә Күкшелгә кайта. Кызларга матур исем кушалар. Берсе – Динә, икенчесе Әдилә була.


– Кызларымның әти-әнисе вафат булган. Беренче көнне үк әти, әни дип дәштеләр. Улларымның ничек шатланганын күрсәгез. Олы егетләр иде бит инде ул чакта. Шул көннән бирле, без – бербөтен. Инде Ходаем күп күрмәсен! Балаларым бәхетле булсын иде, – дип тели әни кеше.


Кызлар авылга кайтканда бер сүз дә татарча белми. Әниләре, инде нишләрбез, бу балалар мәктәптә ничек укыр, дип баш вата. Әмма алар җәйнең ике аенда теттереп татарча сөйләшергә өйрәнә. Мәктәптәге яшьтәшләре дә бик якын итә. Кызлар тырышып укый, әниләренә йорт эшләрендә булыша. “Назыймга – ике малай, миңа ике кыз булды. Хәзер менә киленем дә бар. Кызларым күбәйде. Кызлы тормышның рәхәтлекләре күп икән”, – ди Раушания.


Динә белән Әдилә хәзер Казанда медицина көллиятендә укый. “Берсе тугызны тәмамлап, икенчесе унынчыны бетереп укырга керде. Балалар бит БДИдан курка. Мәктәп­тә яхшы укысалар да, имтихан җит­кәндә каушап калдылар. Әмма алга таба югары белем алырга ниятләп торалар, – ди әниләре. – Олы абыйлары гаиләсе белән Казанда яши. Кечесе исә сеңелләре белән бергә тора. Чит бала булмый дип әйтәләр. Чынлап та шулай икән. Яратсаң, кеше баласын да үзеңнеке итеп сөяргә була. Бу кызлар үземнән туган шикелле. Кайчандыр, тәвәккәлләп, кыз­лар алып кайтканыма бер дә үкенмим. Балаларымның берсе дә йөземә кызыллык китермәде. Инде алга таба да шулай булсын иде. Кызларым абыйларына охшарга тели. Ә алар сеңелләрен хөрмәт итеп тора. Менә бәхет кайда икән ул!”

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев