Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Чәк-чәк шоу»лар ничек көтү көткәннәре турында сөйләделәр

27 июль көнне «Болгар радио»сының «Чәк-чәк шоу» командасы Яшел Үзән районы Бакырчы авылына көтү көтәргә кайтты. Бәйге шартла­ры буенча, республиканың теләсә кайсы авылында яшәүче халык «чәкчәк»леләрне көтүгә чакырып гариза язарга, ә гаризаны башкалар «смс» белән ныгытырга тиеш иде. Финалга Актаныш районының Табанлы Күл халкы белән Яшел Үзәннең Бакырчы авылы чыкты....

27 июль көнне «Болгар радио»сының «Чәк-чәк шоу» командасы Яшел Үзән районы Бакырчы авылына көтү көтәргә кайтты. Бәйге шартла­ры буенча, республиканың теләсә кайсы авылында яшәүче халык «чәкчәк»леләрне көтүгә чакырып гариза язарга, ә гаризаны башкалар «смс» белән ныгытырга тиеш иде.

Финалга Актаныш районының Табанлы Күл халкы белән Яшел Үзәннең Бакырчы авылы чыкты. Һәм җәйнең иң кызу бер көнендә Айгөл Хәйруллина, Рөстәм Гайзуллин һәм Марсель Әхмәдуллин Бакырчы көтүен көтте. Шул хакта Айгөл белән сөйләшеп алдык.

- Айгөл, отпусктан соң беренче эш көнен көтүче булып башлау авырга килмәдеме?

- Кичтән төялдек тә чыгып киттек Бакырчы якларына. Төнлә килеп төштек. Юлда ук апалар чәк-чәк белән каршы алды. Шунда ук тантаналы шартларда чыбыркылар тапшырдылар, махсус дүрт куплет шигырь әзерләгәннәр. Җырлап та бирделәр. Шуннан соң авылның мәдәният йорты мөдире өенә озаттылар. Миләүшә апа белән Рафис абый бик матур кунак итте. Ашадык, эчтек тә, азрак оештыру мәсьәләләрен сөйләшкәннән соң йокларга яттык. Йокладык дип сүзе генә инде аның, йоклау булмады. Чөнки без ятканда, таң сызылып килә иде инде. Көтеп алу хисе була бит әле, йоклый алмыйсың, боргаланып-сыргаланып ятасың. Нәкъ менә шул хисләрне кичердек. Йокларга дигән вакытны сөйләшеп уздырдык. Егетләр көтү көткән чакларын искә алды. Мин авыл кызы булсам да, әти-әни көтү көттереп азапламаган, иркәләп кенә үстергән. Бер дә көтү көтеп караганым юк иде.

Тормышымда көтүгә кагылышлы вакыйга: әбинең сыерын каршы алу гына. Мине бик «гламур» кыз дип уйлаганнардыр инде, сумкама веер, көзге салганнар, сумканы да бик матур итеп бизәгәннәр. Һәрберебезнең исеме язылган сумка чиккәннәр. Эченә көтүче рационы - йомырка, кыяр, помидор салганнар.

- Шәһәр көтүчеләрен күреп, сыерлар аптырап калмадымы соң?

- Иртән бишенче яртыда таң әтәчләре кычкырган тавышка уянып, биштә көтү туплый торган җиргә, авыл башына чыгып киттек. Анда барсак, бөтен авыл халкы җыелган. Сыерларга караганда, кеше күбрәк иде. Сыерлар чыга башлагач, күзләребез маңгайга менде: һәр сыерга бант такканнар, бәйрәмгә күлмәк кидереп бизәгән кызлар кебек булганнар. Өсләренә «Чәк-чәк шоу» дип язылганнары, Россия, Татарстан флаглары төшерелгәннәре дә бар. Авылның югары очыннан да килә хуҗалар, башка урамнарыннан да җыела. Көтү тупланып беткәч, Аллага тапшырып, чыбыркыларны шартлатып, 70тән артык сыер, 90лап сарык, ике кәҗәне үз өстебезгә алып чыгып киттек. Барабыз да барабыз. Бер якта - люцерна, икенче якта - кукуруз кыры. «Берәр сыер кукуруз арасына кереп китеп югалса, башыбыз белән җавап бирәсе була», - дип котым очты. Курку юкка булды, сыерлар Бакырчы халкы кебек бик тәртиплеләр. Көтүнең башта туктап ала торган җире бар икән. Сыерлар чирәм ашап алдылар, миңа кызык инде. Тагын икенче җиргә - «Гаяз чокыры»на алып киттек. Барганда көтү серләрен, көтүче жаргоннарын шактый өйрәндек. Терлекләр ял иткәндә, безне дә тамак ялгарга дәштеләр. Бер агачлык буенда җиргә табын әзерләгәннәр. Шашлык, хашлама пешә, самавырда чәй кайный. «Туган җир» тапшыруы редакторы Рамил Гарипов та килгән иде, «яшь көтүчеләр» - безнең егетләр авыл хуҗалыгы темасына бәхәс куертып, проблемаларны да күтәреп алдылар.

- Көтүче булу ошадымы соң?

- Һай сыйладылар инде. Көтүчегә моның кадәр хөрмәт булса, көтүне көн дими, төн дими көтәр иде, мөгаен. Авыл халкы бик бердәм, бик нык әзерләнгәннәр. Ул авылда мәдәният йорты бинасы да юк, авылга асфальт та кермәгән. Шуңа карамастан, төшенкелеккә бирелмичә, тырмашып яшәп яталар. Урам көне дә уздыралар хәтта. Бер атнада - бер урамга, икенчесендә икенче урамга табын әзерлиләр. Шунда уеннар оештырып, җырлап-биеп күңел ачалар икән. Юктан да нәрсәдер майтарып яталар. Афәрин аларга!

- Кич белән концерт та куйгансыз бит әле...

- Әйе, уеннан гына килеп чыкты бит бу көтү. Бер-­ике авыл гына чакыру язар дип уйлаган идек. Бакырчылылар бөтен авыллары белән «смс» җибәреп, клиплар яздырып, бу чараны республикакүләм зур тамаша дәрәҗәсенә күтәрделәр. Чемпионатка килгән Кытай делегациясе кайтып карады. Фәрит Мифтахов алып кайтты. Алар да шаккатып китте. «Кытайлар килде» дигәч, халык ышанмады да баштарак. Кичке уендагы халыкны күрсәң син! Аның кадәр халык, мөгаен, район Сабан туена гына җыеладыр. Сәхнә ясаганнар, артистларга киенеп-чишенә торган җир дә әзерләнгән. Уеннарда катнаштылар, биеделәр, җырладылар. Концерт өч сәгать барды, аннан соң да таралышмадылар әле. Артистлар да килде. Авыл халкы Мөнир белән рәхәтләнеп биеде. Актив бакырчылылар салютка кадәр оештырганнар. Бәйрәм беткәч, кафега алып киттеләр. «Авылда кафе бар микән?» - дип аптырадык. Бер буш йортны кафега яраклаштырып үзгәрткәннәр. Капка башына «Чәк-чәк кафесы» дип язганнар иде.

Шәһри Казан
№ --- | 30.07.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев