Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чокырчаның моңлы улы

Кеше язмышы төрледән-төрле, алар бер-берсенә һич тә охшамаган. Берәү­ләргә язмыш гомер буе ир­кәләп, сөеп, шәфкать бе­лән карый. Ә икенче берәүләргә язмыш, киресенчә, сынауларны бер-бер артлы яудырып кына тора.

Горур, язмыш сынауларын җиңә белүче А.Островский, Ф. Яруллин кебек көчле рухлылар арасында якташыбыз Рәниф Шәрипов та бар. Байтак еллар инде якташыбыз поэзия үрлә­рендә кыю адымнар ясап, бер­сеннән­-берсе матур ши­гырьләр, дис­тәдән артык поэма, пьесалар, бәйрәм сце­нари­йлары, яңа китап­лар­га ре­цензияләр, әдә­би тәнкыйть мәкаләләрен язучы буларак иҗат итә. Туган авылы Чокырча тауларына менеп, Кукма­раның үзәк урамнарыннан Казанга юл алып, безнең тө­бәкне илгә таныткан шагыйрь.


Башкаларда ничектер, бел­мим, Березняк авылы ки­тапханәсендә Рәниф Шә­рипов иҗатына багышланган кичәдән кайтканнан соң, йө­рәк түрендә барлыкка килгән хис-тойгыларны сезнең бе­лән дә уртаклашасым килде.


“Чокырчаның моңлы улы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә, талгын гына көй астында Чокырча авылы табигате күренешләре белән тасвирланган Ш.Ман­нур һәм С.Сөләйманова исе­мендәге әдәби премия­ләр лауреаты, Татарстан­ның атказанган мә­дәният хезмәткәре исе­менә лаек булган, бү­ген  6 китап авторы Рәниф Шәриповның иҗа­тына багышланган матур сүзләр белән башланып китте. Чарада әдипнең ши­гырь­ләре, әсәрләре, китап­ха­нәчебез тарафыннан тәкъ­дим ителгән китап күр­гәзмәсе, автор әсәрлә­реннән өзекләр, истәлек­ләр, олуг язучыбызның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентацияне карау, шушы җирлектә туып үскән җыр­чылары­быз­ның чыгышлары һәр­кем тарфыннан җылы кабул ителде.


Шуның дәлиле буларак, әдипнең кичәсендә 9 сыйныф укучысы Таҗетдинова Зөләйха “Фирая апа”­, Фа­тый­хова Миләүшә “Кукма­раның үзәк урамы”, Сибгатуллина Әдилә “Харис абый”, Шәрә­фиева Энҗе “Шәкәр апа”,  Чулпан балалар бакчасында тәрбиялә­нүче нәни­ләр тарафыннан сәнгатьле итеп яңгыраган шигырьләре тамашачының йөрәгенә үтеп керерлек иде – тыңлаучылар мөкиб­бән китеп, бирелеп тың­лады. Шагыйрь өчен туган як төшенчәсе урман, болын, таулар белән генә чик­ләнми. Туган ягы аңа үлмәс каһарманнары, талантлы, тырыш хезмәттән бәхет тапкан якташлары белән дә кадерле. Шуңа күрә Р.Шә­ри­повның туган авылы ке­шеләренә багышлап язылган шигырьләре хәтсез икә­ненә тагын бер кат инандык.


Ходай тарафыннан язучыбызга бирелгән сәләт­ләрне саный китсәң, бармак та җитмәс кебек тоела. Бак­саң, әле ул оста гармунчы да икән бит. 7 нче сыйныф укучысы Таҗетдинова Зөбәйдә сөйләвендә, үзенә багышлап язылган “Чокырча тавы” поэмасыннан яң­гыраган өзек­нең, шул нис­бәттән язылган булуын раслады. Без Рәниф Шә­ри­повны, бер дә шик­ләнмичә, туган ягын чын күңеленнән ярата торган шагыйрь, дип әйтә алабыз. Шулай булмаса, тау турында ул шулай матур итеп яза алыр идеме икән?


Авылдашы Закирова Фә­­ния (“Авыл киче”, “Сагыну җыры”), Хөснетдинов Васыйл (“Син”), Таҗетдинов Хәмит (“Авылым урамнары”) баш­кару­ында Р. Шәри­пов сүз­лә­ре­­нә язылган җыр­лар тамашачыларны тирән дулкынландырды. Бу чыгышлар кичәнең йөзек кашы булды, дисәк тә артык булмас.

Фәния Рәхимова,
Үзәк китапханәләр системасы библиографы

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев