Чүп дип чыгарып ташлама
Россиядә бер кешегә ел дәвамында 14 килограмм макулатура барлыкка килә икән. Бу – ил күләмендә исәпләгәндә 2 миллион тоннадан артып китә. Тик шуның 21 мең тоннасы гына (бер процент тирәсе) икенчел чимал буларак кулланыла. Калганнары чүплеккә ташлана.
Ә чит илләрдә икенче чималга караш бөтенләй башкача. Алга киткән илләрдә 70 процент чамасы иске газета-журналлар, китаплар, белешмәлекләр кабаттан эшкәртелүгә озатыла. Өлкән буын яхшы хәтерли: совет чорында икенчел чимал җыю яхшы оештырылган иде. Шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә авылларда да чүпрәген дә, кәгазен дә, тимер-томырын да җыйдылар. Тик заманалар үзгәрү белән әлеге эш аксады, икенчел чимал кирәкмәскә әйләнде. Соңгы елларда әлеге проблема кабаттан калкып чыкты. Хәзер ил халкын кабаттан макулатура җыярга өйрәтмәкчеләр.
Белгечләр сүзенә колак салсак, Россия халкы үзендә булган кәгазьнең 1-3 процентын гына икенчел чимал җыючыларга тапшыра. Шул ук вакытта Көнбатыш Европада бу сан – 38 процент. Шунысын истән чыгармаска кирәк: бер тонна макулатура җыю 13 агачны, 2,5 баррель нефтьне, 32 мең литрга якын суны янга калдырырга ярдәм итә. Иң мөһиме, чүплектәге 4 куб метр мәйдан кәгазь өемнәренә күмелмәячәк. Тик, ни кызганыч, россиялеләр кәгазь тапшырырга ашыкмый. Чөнки аның бәясе бик түбән. Бары тик күп күләмдә җыйган очракта гына аның акчасы күренергә мөмкин. Шуңа күрә дә күпләр аны чүп савытына ыргытуны өстенрәк күрә. Тик шулай да макулатура, катыргы җыеп акча эшләүчеләр дә бар. Икенчел чимал җыючылар сүзләренә караганда, катыргы тапшырып, аена 10 мең сумнан артык акча эшләүчеләр дә очрый. Өстәмә керем аласың икән, салым түләргә кирәклеген һәркем белә. Ә менә кәгазь җыеп, тирә-юньне чистартуга үз өлешен кертүчеләргә салым түләтмәскә җыеналар. Ил депутатлары бу көннәрдә шул хакта сөйләште.
Фото: https://pixabay.com | pstiegele
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев