Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чүплекләрнең 70 процентка якыны санитар-экологик икеайлык барышында бетерелгән

Татарстанда, 21 апрельгә исәпләгәндә, законсыз 470 чүплек табылган.

Татарстанда, 21 апрельгә исәпләгәндә, законсыз 470 чүплек табылган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек ким, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Мәйданнарны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык барышында чүплекләрнең 70 процентка якыны бетерелгән инде. Аларның күбесе 30 квадрат метрдан зур булмаган чүп өемнәре булган.

Республикада тәртип урнаштыруда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы подрядчы оешмалары, “Главтатдортранс” һәм “Волго-Вятскуправтодор” оешмалары ярдәм итте.

Республика юлларыннан ике мең ярым кубометр каты калдыклар җыелган. Һәр көнне чистарту эшләрендә 420дән артык кеше эшли һәм 146 техника берәмлеге кулланыла.

Шулай ук Табигатьне саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә Горький шоссесы һәм Куйбышев тимер юллары полосаларын һәм аңа якын мәйданнарны йөреп чыгарга планлаштыра. 

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев