Чүптән арыну ысулы
Россиядә бер тапкыр гына куллана торган савыт-сабага экологик җыем кертергә җыеналар. Бу хакта Табигать саклау, экология һәм транспорт эшләре буенча махсус вәкил Сергей Иванов игълан итте. Мәртәбәле чиновник үз сүзендә торса, пластик савытлар киләсе елдан кыйммәтләнәчәк.
Яңа салымны кертүнең мәгънәсе бик яхшы аңлашыла: илне чүп-чар басты, кайсы сукмакка гына аяк басма, пластик шешәгә тап буласың, пыяла аракы шешәләре дә аз очрамый. Егерме елдан артык аракы сатып алганым булмаса да, үземнең бакча башын җыештырганда, берничә аракы шешәсе җыеп алырга туры килде. Сыра шешәсе, кибеттә сатыла торган чишмә суларын салган савытларга атлаган саен диярлек абынасың. Чит илдә генә ул йөгерергә чыгалар да берьюлы юл кырыенда ташланган чүпне дә җыеп кайталар. Бу культураның үз исеме дә бар. Без исә үз сәламәтлегебезгә дә, экологиягә дә төкереп карыйбыз. Уйнарга чыккан бала-чага бездә парклардагы эскәмияләрне вата, спорт белән шөгыльләнү өчен корып куелган җайланмаларны җимерә, каләм һәм фломастер белән диварларга ямьсез сүзләр яза. Хәзер паркларга да видеокамералар урнаштыра башладылар.
Кайсыдыр башка илләрдә бу проблеманы башкачарак хәл итәләр бугай. Су шешәсен тапшырасың да акча аласың, әйтик. Җыелган пластикны эшкәртүгә җибәреп табыш аласың. Матди кызыксындыру чарасы үз эшен эшләми калмый ул. Бомжлар булса да, тамакларын шешә җыеп туйдыра башлаячаклар. Совет чорында шешә җыеп йөрүче фәкыйрь катлау бар иде бит. Парклардагы эскәмия аслары хәзер арына иде шешәдән. Безнең югары чиновникларның хәтеренә югалган шул ысулны кем төшерер икән? Ә болай табигатьне арзанлы пластик белән чүпләдең ни дә, кыйммәтлерәген ташлап калдырдың ни, нәтиҗәсе үзгәрешсез калачак.
Фото: https://pixabay.com | Dennis
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев