Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Чуарланып беттек инде”. Бер фәнгә – йөз китап

“Дәреслек бер дә дөрес сайланмаган, яшь үзенчәлекләренә туры килми”, – дип фикер алыша беркөнне “ватсап” төркемендәге әти-әниләр. География укытучысын өйрәтергә кем булганнар әле дисәм, арада шушы фәнне укыткан әни бар икән. Янәсе, дәреслек катлаулы булгач, укучылар “2ле”не еш ала.

Дәреслек мәсьәләсендә бәхәсләрнең, чыннан да, тын­ганы  юк. Хаталы, начар язылган, аңлавы авыр... Сен­тябрь аенда җәмәгать­челек фикерен өйрәнү бө­тен­рос­сия тикшерү үзәге  уздырган сораштыруда катнашкан мең­нән артык укытучының һәр бишенчесе дәреслек сыйфатына әнә шундый бәя биргән. Әмма  шул ук вакытта 81 проценты бердәм дәрес­лекләргә күчү тәкъдимен дә хупламый. Сайлау иреге булганда, белем сыйфаты, кире­сенчә, яхшырак, диләр.


Бердәм дәреслекләргә күчү турында сүз күптәннән бара. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Ва­силье­ва федераль исемлектә меңнән артык (шуның 400дән артыгы башлангыч сыйныфлар өчен)  китап булу белән бер дә килешми. Аның фи­ке­ренчә, авторлар саны кыс­кар­тылганда, барлык мәктәп­ләрдә дә бе­лемнең нигезе  бер төрле булачак. Укучы бер мәк­тәптән икенчесенә күч­кәндә дә уку әсбабы буенча проблема тумаячак.
Бу эш башландымы әле? Яңалык тормышка ашырылган очракта милли дәрес­лек­ләр белән кыенлыклар тумасмы? Татарстан Мәга­риф һәм фән министрлыгыннан шул хакта белештек.


– Нәшриятлар бастыра торган дәреслекләр саны кыс­кармады. Әкренләп кү­чә­без, әмма әлегә рәсми хат юк. Кыскартулар кирәк дип саныйм. Чөнки  укучы төрле сә­бәпләр белән бер мәк­тәп­тән икен­чесенә күч­кәндә кыенлыклар килеп чыга. Бердәм  дәрес­лекләр акчаны да янга калдырачак, – ди министр­лыкның  белем бирү процессын  укы­ту-методик яктан тәэ­мин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ләйсән Гайфуллина. – Әйтик, 1 нче сыйныфта урыс те­лен­нән  авторлар саны 9га җитә. Иң күп дәреслек (10) инглиз теленә туры килә. Бу – Татарстан заказы гына, федераль исемлек тагын да озын­рак. Бүген республика мәктәп­ләре  дәрес­лекләр бе­лән тулысынча тәэ­мин ител­гән. Кә­газь дәрес­лек­ләр булмаганда, электронын тәкъ­дим итәр­гә дә мөм­кин. Милли дә­рес­лек­ләргә килгәндә, проб­лемалар булмаячак. Мә­сә­лән, Татарстан тарихы болай да бер  автор буенча гына укы­тыла. Татар теле һәм әдә­бияты дәрес­лекләре  әзер­ләнә.


Укытучыларның фикере бер төрле генә түгел. “Совет заманындагы кебек бер автор буенча укытуны хуплыйм.  Яхшы белгечләр бүген шулай эшләргә тырыша да инде. Төрле авторлар белән эш­ләгәндә укучыларның белеме югала. Дәреслек мө­хәр­рирләре  белгеч түгел, бәлки, журналист, йә тел белгече булырга мөмкин. Мин  ел саен бер автор буенча гына укытам. Шуннан да җайлысы юк,  – ди башкалабыз гим­назия­сендә белем  бирүче Руфина Рамазанова.


Казан укытучысы Ми­ләүшә Хәлимова да: “Болай да чуарланып беттек бит инде. Нинди генә китап, программа юк. Теләсә нинди дәрес­лек­ләр белән укыту олимпиадаларда да чагылыш табарга мөмкин. Кайчак үтелмәгән темалар  очрый. Бердәм  дәрес­лек булса, таләпләр дә бер, эшләргә дә җиңелрәк булыр иде”, – ди ул.


Шул ук вакытта авторлар санын кыскартуны укытучыларга ышанмау дип кабул итүчеләр дә бар. Андыйлар үзләренең мөстәкыйльлеген югалтудан курка. Гимназия,  гади мәктәпләрдә дә уку программасы аерыла. Алар  бер генә автор белән чикләнә алмый.


Дәреслек авторлары сайлап алу мөмкинлеген бөтенләй бетерү белән килешми. Алар фикеренчә, авторлар арасында көндәш­лек булырга тиеш. Яшьләр арасында Әлифбаны яхшырак язучы бар икән, нигә аның хезмәтен кулланмас­ка? Әгәр автор үзе генә калса, монополия барлыкка ки­ләчәк. Дә­реслек иң беренче чиратта педагогик техноло­гияләргә буйсынырга тиеш. Әлегә хәлләр шулайрак, ки­ләсе уку елыннан инде үз­гә­решләр кертелергә дә мөм­кин.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев