Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Чулпан” кафесының киләчәге нинди булачак?

Быел Татарстанда тагын бер программа гамәлгә ашырыла башлый: 50-100 хуҗалыклы авылларда модульле кибетләр төзергә планлаштыралар. Безнең районда да шундый ике социаль объект сафка басар дип көтелә. Бу яңалыкны район кулланучылар җәмгыятьләре берлегенең вәкилләр җыелы­шында җиткерделәр. Гомумән, җыелышта катнашкан "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе урынбасары Фаяз Сәмигуллин чыгышыннан билгеле булганча, быел республикада кулланучылар...

Быел Татарстанда тагын бер программа гамәлгә ашырыла башлый: 50-100 хуҗалыклы авылларда модульле кибетләр төзергә планлаштыралар.

Безнең районда да шундый ике социаль объект сафка басар дип көтелә. Бу яңалыкны район кулланучылар җәмгыятьләре берлегенең вәкилләр җыелы­шында җиткерделәр. Гомумән, җыелышта катнашкан "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе урынбасары Фаяз Сәмигуллин чыгышыннан билгеле булганча, быел республикада кулланучылар кооперациясен үстерүгә бюджеттан зур суммалар бүлү каралган. Төп игътибар хәзерләүләр эшчәнлеген җәелдерүгә, аның җитештерү базасын киңәйтүгә биреләчәк. "Саба районы кулланучылар җәмгыяте коллективы менә дигән. 2017 елда куелган бурычларны тормышка ашыруда мәгълүм уңышларга ирешерсез дип ышанам",- диде Фаяз Сәмигуллин.

Район кулланучылар җәмгы­ятьләре берлеге идарәсе рәисе Шәүкәт Гайнетдинов докладыннан күренгәнчә, коллектив 2016 елда да начар эшләмәгән. Халыкка 71,8 миллион сумлык товар сатылган, елны 4,3 миллион сум табыш белән төгәлләгәннәр. Шулай да көчле конкуренция шартларында алынган табыш кына кулланучыларга культуралы хезмәт күрсәтүне югарырак баскычка күтәрү өчен аз. "2016 ел безнең өчен катлаулы булды. Ремонт эшләренә, җиһазлар алуга зур суммалар җәлеп итә алмадык. Пекарняда ипи пешерү мичләре искерде, аларны яңага алыштырырга кирәк. Шәхси эшмәкәрләр мини-пекарняларда пешергән ипинең сыйфаты да начар түгел, халык теләп ала. Эшчәнлектә моны да исәпкә алырга кирәк. Халыкның бройлер үсте­рү сезоны якынлаша. Ин­кубаторны быел да бурычка акча алып булса да эшләтәчәкбез",- диде Шәүкәт Гайнетдинов.

Вәкилләр җыелышында рәислек иткән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев та ныклап торып, булсынга эшләгән очракта кооператорларның файдаланылмаган мөмкин­лекләре күп булуын бил­геләп үтте. Әйтик, хәзер туйлар, туган көннәр өчен банкет залларына ихтыяҗ зур, андый чараларны өйдә үткәрүчеләр азаеп бара. Саба үзәгендәге "Таң", "Чулпан" кафелары исә игътибардан читтә кала. "Таң"ны хәләл җәмәгать туклануы залы итү дә үзен акламады, инде ул ахыр чиктә арендага бирелде. Ә "Чулпан"ның киләчәге нинди булачак? Җыелышта ул кафеның интерьерын банкетлар өчен заманча итеп үзгәртү турында сүз булды. "Бу эшкә идарәгә ныклап торып алынырга кирәк",- диде Таһир Шәрәфиев.

Соңыннан еллык эш нәтиҗәләре буенча "Үз һөнәренең остасы" булганнарны, яхшы хезмәт күрсәткечләренә ирешкәннәргә Мактау грамоталары тапшырылды. "Икмәк" җәмгыяте кибете мөдире Диләрә Галиева - "Иң яхшы сатучы", Анастасия Василенко - "Иң яхшы икмәк пешерүче", Әнәс Сөләймановка - "Иң яхшы сөт җыючы", Илнар Хәбибуллин -"Иң яхшы шофер", Наилә Сәлмәнова һәм Лилия Галимуллина - "Иң яхшы кондитер", Нурфия Кириллова - "Иң яхшы аш-су остасы", Дилә Саттарова - "Иң яхшы бухгалтер", Марсилә Әлмиева "Иң яхшы "Кооператор" хезмәткәре", Рузия Фәттахова - "Иң яхшы остаз", Айрат Саматов "Иң яхшы сөт җыйнаучы" исемнәренә лаек булды. Бухгалтер Людмила Кашаповага өмәләрдә, җитештерү өчен әһәмиятле чараларда актив катнашканы өчен Грамота бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев