Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыгарылыш сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре 20 мартта башлана

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре мәктәпләр карары буенча үткәрелә.

11 нче сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре чит тел буенча имтихан белән 2018 елның 20 мартында башлана. Бу хакта Рособрнадзорның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бөтенроссия тикшерү эшләре 2018 елның язында 4 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары өчен Россиянең барлык мәктәпләрендә, ә 6 нчы һәм 11 нче сыйныфларда мәктәпләр карары буенча үткәрелә.

«Беренчеләрдән булып Бөтенроссия тикшерү эшләрен алты фән буенча чыгарылыш сыйныф укучылары язачак. 20 мартта 11 нче сыйныф укучылары – чит телләр (инглиз, немец һәм француз), 3 апрельдә – география, 5 апрельдә – химия, 10 апрельдә – физика, 12 апрельдә биология буенча әлеге процедураны үтәчәк», – дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

4 нче сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләрен рус теле ачып җибәрә: беренче өлешне укучылар – 17 апрельдә, икенчесен 19 апрельдә язачак. Математика буенча ул 4 нче сыйныфларда – 24 апрельдә, әйләнә-тирә дөнья фәне буенча 26 апрельдә уза. 5 нче сыйныф укучылары 17 апрелдә – рус теле, 19 апрельдә – математика, 24 апрельдә – тарих, 26 апрельдә биология буенча тикшерү эше язачак.

2018 елның язында 6 нчы сыйныф укучылары өчен сынау режимында Бөтенроссия тикшерү эшләре үткәрелә. Алар 18 апрельдә – математика, 20 апрельдә – биология, 25 апрельдә – рус теле, 27 апрельдә – география, 11 майда – җәмгыять белеме, 15 майда тарих буенча тикшерү эше яза.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X