Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты

"Бүген берничә мең китабым бар: күбесе рус телендә, ләкин татарча язылганнары да әз түгел”, - ди Таһир Тайсин.

“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында букинист Таһир Тайсинның китап склады белән танышты. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Экскурсия по букинистическим местам Казани

“Чәйлик – татарча сөйләшик” аралашулар клубында татарчаны камил белүчеләр дә, яңа өйрәнеп килүчеләр дә бар. Аларның максаты – татар телен камилләштерү һәм татарча аралашуны арттыру. Клубның соңгы җыелышу урыны – букинист Таһир Тайсинның китап склады иде. Иң элек “чәйлик”челәр китап базары белән танышып, үзләрен кызыксындырган җыентыкларны сатып алдылар. Таһир Тайсинның китап складына эләккәч, әлеге базарның килеп чыгу тарихы турында әңгәмә булды. Базар үзе 1970нче елларда барлыкка килгән икән, анда һәр якшәмбе көнне кызыклы китап табып була.

“Яхшы китапка тап булу өчен иртәрәк килергә кирәк,” – ди Таһир Тайсин. Ул үзе китап җыю белән инде 25 ел дәвамында шөгыльләнә, Казанда китапларны 10 ел элек җыя башлаган.

“Иң беренче кызыксынган китабым Муса Җәлил турында язылган 1962нче елгы “Маленький Муса” булды. Ул вакытта Пермьдә яши идем. Бүген берничә мең китабым бар: күбесе рус телендә, ләкин татарча язылганнары да әз түгел”.

Таһир Тайсин букинист һөнәренең үзенчәлекләре һәм, гомумән, үзенең язмышы турында сөйләде.

“Чәйлик”челәр очрашу барышында 1930нчы елларда басылган латин хәрефле татарча китаплар белән танышты, иске татар имләсе турындагы дәресне тыңлады, үз исемнәрен иске имләдә язарга өйрәнде. Телне камилләштерү максатыннан төрле уеннар үтте. Очрашу китаплар һәм татар теле турында сөйләшеп, чәй эчү белән тәмамланды.

Экскурсия по букинистическим местам Казани

Экскурсия по букинистическим местам Казани

Экскурсия по букинистическим местам Казани

 

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев