Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын балны ничек танырга? Татарстан умартачыларыннан киңәшләр

Белгечләр балны таныш умартачылардан гына алырга киңәш итә.

Татарстанның Теләче районы Күкчә авылында яшәүче аталы-уллы умартачылар – Нуриман һәм Нияз Сабирҗановлар 2018 елның җәендә бал уңышы яхшы булды дип исәпли. Алар бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә әйттеләр.

Бал кибет киштәләрендә дә, төрле ярминкәләрдә дә тәкъдим ителә һәм аларда балның бихисап төре сатыла. Яңа сезонның балы көзге ярминкәләрдә дә күп.

Теләче районында умартачылык буенча баш инспектор вазифасын да башкарган Нияз Сабирҗанов сыйфатлы чын балны ялганыннан аерыр өчен аның төсенә, куелыгына һәм тәменә игътибар итәргә киңәш итте. "Балны таныш умартачылардан гына алырга тырышыгыз", – диде ул.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев