Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Covid-19 сәбәпле, Татарстанда көзге Агач утырту көне күмәк булмаячак

Быел көз республикада агач үсентеләрен 10-15 кешедән торган төркемнәр утыртачак.

Быел Татарстанда гадәттәгечә «Агач утырту көне» табигатьне саклау акциясе сентябрь ахырында — октябрь башында узачак, әмма ул күмәк булмаячак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«Акцияне сентябрь ахырында уздырырга планлаштырабыз, хәзер тәкъдимнәр әзерлибез. Гадәттә бу акция сентябрь ахырыннан 10 октябрьгә кадәр уздырыла. Республиканың барлык районнарында җирле администрация башлыклары белән килешеп, мәйданчыклар биреләчәк. Безнең ведомство карамагындагы оешмалар утырту материалы бүлеп бирәчәк. Акция тиешле куркынычсызлык чараларын үтәп узачак», — диде ул.

Равил Кузюров шундый ук акциянең яз көне узуын искә төшерде. Апрель азагында — май башында агач үсентеләре утырту өчен мәйданчыклар бирелде. Районнарда акцияне оештыручыларга 10-15 кешедән торган зур булмаган коллективлар җыярга тәкъдим ителде. Көзен чара шундый ук форматта узачак. 

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев