Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Covid-19ны авыр кичергән кешеләр биш атна дәвамында инфекция йоктырырга мөмкин

Пациент авыр хәлдә озаграк булган саен, ул вирусны әйләнә-тирә мохиткә озаграк тарата.

Covid-19 коронавирус инфекциясеннән дәваланган кешеләр, әгәр дә аларның хәле кискен начар булган булса, пневмония билгеләре юкка чыккач та, тирә-юньдәгеләр өчен биш атна дәвамында йогышлы булып калырга мөмкин.

Бу хакта «Россия 1» телеканалында Наили Аскер-задның «Куркыныч вирус-2» фильмында Санкт-Петербургның Пастер исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директорының инновацион эш буенча урынбасары Александр Семенов сөйләде.

«Пациент авыр хәлдә, ягъни кискен хәлдә озаграк булган саен, ул әйләнә-тирә мохиткә вирусны озаграк бүлеп бирә, <...>  пневмониянең клиник билгеләре юкка чыкканнан соң да биш атнага кадәр инфекция аерып чыгарырга мөмкин», - дип искәртте тикшеренүче.

Моннан тыш, Семенов, Кытай табиблары мәгълүматларына караганда, авыруларның 20-25 проценты бер үк вакытта сезонлы грипп һәм Covid-19 авыруыннан  чирләгән. Шуңа бәйле рәвештә, ул игътибарны гриппка каршы вакциналаштыруның файдасына юнәлтте.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның беренче клиник сынауларын үз теләге булган 60 кешедә уздырачаклар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев