Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данир Сабировның хатыны Миләүшә «Лучше всех»та катнашуның күпмегә төшүен әйтте

Беренче каналда күрсәтелә торган иң рейтинглы тапшыруларның берсе - «Лучше всех»та Казан кызы Мәрьям Сабирова да катнашты. Кем кызы икәнен игълан итмәгән очракта да, аны Данирныкы икнен аңларга була. Мәрьям әтисе кебек үк сыгылмалы, бик матур бии һәм сүзгә дә аптырап тормый.

Кечкенә Мәрьям турында әнисе Миләүшә сөйләде.

- «Лучше всех»ка анкета тутыру теләге башта миндә туды. Беренче канал сайтында тутырдым да, ике көннән үк безгә шалтыраттылар һәм без җиң сызганып, чыгышыбызга әзерләнә башладык. Шоудагы биюне тренерлары Анастасия Левицкая белән Дарья Салтеева куйдылар.

Мәрьям кечкенәдән үк камералардан курыкмый, аның актерлык осталыгы - әтисеннән.


 
- Əлеге шоуда катнашу кыйммәт булдымы?  
- Без беркемгә дә түләмәдек. Киресенчә, безнең бар чыгымнарны да капладылар.

 

- Мәрьям спорт белән озак шөгыльләнерме? Ул укуына комаучаламыймы?
- Озакмы-юкмы - анысы бер Ходай кулында. Сүз дә юк, спорт белән шөгыльләнү бүгенге көндә бик кыйммәткә төшә. Аеруча костюмнары.
 Укуга бер зыяны да юк. Безнең укытучыбыз бик әйбәт, барысын да аңлап тора. Аннары, монда әнинең дә көче күп: 3 яшьтән үк Мәрьямне мәктәпкә әзерләү курсларына йөртте. Кызыбыз мәктәпкә барганчы башлангыч сыйныфлар программасын белә иде.

Данир Сабиров «Лучше всех»та Максим Галкинны татар телендә сәламләде. Юморчының йөзенә кызы белән горурлануы «чыккан» иде. Данир интервьюларда да кызлары турында еш сөйли. Моныңчы биргән интервьюсыннан өзек китерәбез.

-  Кызларыгызның исеме ничек?
-  Мәрьям һәм Дәния. Алдан ук сөйләшеп куйдык: кыз бала туа икән, исемне мин сайлыйм, малай туса — хатынга ошаган исемне кушабыз. Югыйсә, беренче кызга Миләүшә шулкадәр заманча исем кушмакчы иде... “Милана” ошый иде аңа. Шуны ишетү белән, кит, исеммени бу, алай булгач, малай тугач аңа “Интер” дип кушарбыз (Интер Милана — футбол командасы), дидем. Ул минем белән килеште, мин сайлаган исемне куштырдык. Мәрьям — Гайсә пәйгамбәрнең әнисенең исеме. Матур исем. Ә инде киләчәктә малай тугач, ул “Интер” дигәнне сайласа да, каршы килеп булмас.

- Гадәттә, балалар белән бәйле кызыклы вакыйгалар күп була...
- Килешәм. Олы кызымның теле ачылган мәле, кибетләрдә йөрибез. Елый-елый миннән са-са-са дигән әйберне таптыра. Нәрсә икәнен аңламыйм гына бит. Әнисенә дә шалтыратып карыйм, укуда иде, трубкасын алмый. Әллә суыра торган әйбер сорый микән дип, кәнфит тә биреп карыйм. Юк, тынычланмый. Бер сәгать тирәсе вакыт үткәч, хатын шалтырата: “Колбаса сорый ул”, — ди. Шулай итеп, колбаса ашаганнан соң кызым елавыннан туктады.

Беләсездер, Дубайда дөньядагы иң биек бина – Бурдж Халифа урнашкан. Аның янына төнлә килдек, җем-җем утлар белән яна иде. Бәләкәй кыз – Дания күрде дә: “Вот зур елка бу!” – ди. Чынлап та, ул бина чыршыга охшап тора бит. Рәхәтләнеп көлдек.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев