Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данис Шакиров федераль Сабан туенда төп призга бәйле низагка аңлатма бирде

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле фикеренчә, билгеле бер төркемнең фикерен генә тыңлау дөрес түгел.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров Чабаксарда үткән федераль Сабан туенда баш батырга бирелергә тиешле төп приз – машинага бәйле гаугага аңлатмасын бирде. Бу хакта ул бүген IT-паркта Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә әйтте.

  • 7 июльдә Чабаксарда узган федераль Сабан туендагы көрәш бәйгесендә  төп приз - автомобиль абсолют батырга бирелмәде. Ул үз үлчәүләре буенча батыр калганнар арасында жирәбә буенча уйнатылды. Жирәбәгә Татарстаннан булган көрәшчеләр кертелмәде. Нәтиҗәдә, автомобиль баш батыр Муса Галләмовка түгел, үз үлчәвендә икенче урын алган Чувашстан көрәшчесе Ринас Сатдаровка бирелде.

“Сабан туеның иң төп нигезе, милли бизәге – татарча көрәш. Сабан туе нәрсә белән тәмамлана? Татарча көрәштә батырны билгеләү белән тәмамлана”, - диде Данис Шакиров.

“Сабан туе нәрсә белән тәмамлана?” - дигән сорауга кушылып, “Ватаным Татарстан” журналисты Илнар Хөснуллин: “Машина бүлү белән”, диде.

“Анысы – башка мәсьәлә, - диде Данис Шакиров. – Ул мәсьәлә буенча хәтта пресс-конференция дә уздырып була, чөнки төрле фикерләр бар. Билгеле бер төркемнең генә дә фикерен тыңлап булмый. Бүгенгә бу башка мәсьәлә”.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев