Саба таңнары

Дания Минһаҗева: Пародонтоз тешсез калдыра

Сәламәт тешләр - ул чәйнәү аппараты һәм аш кайнату органнарының нормаль эшләве генә түгел, ә бәлки йөзнең матурлыгы һәм күркәм елмаю да. Еш кына теш табибына кешеләр тешләренең тик торганда селкенә, хәтта төшә башлавыннан зарланып киләләр. Андый кешеләр авыру әле күптән түгел генә башланды дип уйлыйлар. Ләкин гадәттә, җентекләп караганнан...

Сәламәт тешләр - ул чәйнәү аппараты һәм аш кайнату органнарының нормаль эшләве генә түгел, ә бәлки йөзнең матурлыгы һәм күркәм елмаю да. Еш кына теш табибына кешеләр тешләренең тик торганда селкенә, хәтта төшә башлавыннан зарланып киләләр. Андый кешеләр авыру әле күптән түгел генә башланды дип уйлыйлар. Ләкин гадәттә, җентекләп караганнан соң, табиб авыруның беренче билгеләре моннан 5-10 ел элек үк башланганлыгын белә. Шактый киң таралган бу авыруны пародонтоз диләр. Бу вакытта тешләрнең таяну аппараты булган сөяк тукымасы - альвеола, урт һәм тешне чолгап алган башка тукымалар зарарлана. Пародонтозның бөер һәм буын авыруларына, ревматизмның һәм аллергия реакцияләренең көчәюенә китерүе мөмкин. Шуңа күрә пародонтозны дәвалау - эчке органнар авыруларын булдырмауда үзенә бер төрле профилактик чара да ул.

Дәвалау ысуллары күп төрле һәм алар теш казнасы системасының гына түгел, бәлки бөтен организмның хәлен исәпкә алып, авыруга индивидуаль ярдәм күрсәтүне күз алдында тоталар. Дәвалау чаралары комплексы көчәя барган патологик процессны туктатып кына калмый, күп очракта авыруны бөтенләй бетерергә мөмкинлек бирә. Чәйнәү нагрузкасын дөрес бүлүнең, рациональ туклануның да әһәмияте зур. Ашамлыкта аксымнар һәм витаминнар җитәрлек булырга тиеш, ә майларны, углеводларны ки­метергә кирәк. Тагын бер киңәш: пародонтоз белән авыручы кеше, хәтта зарланырлык сәбәп булма­ганда да, тәртипле рәвештә елга ике тапкыр табиб-стоматологка күренергә тиеш. Пародонтозны кисәтүдә тештәге утырмаларны бетерү, кариес белән зарарланганнарын дәвалау, хәтта бер-ике генә тешне алдырганда да вакытында яңасын кую бик әһәмиятле.

Кайберәүләр, тешләрен саклыйм дип, каты әйберләр ашамаска тырыша. Чи яшелчә һәм җиләк-җимеш, көндәлек рационга, әлбәттә, кертелергә, биг­рәк тә С, Р, В группасы ви­таминнарының күләме арт­тырылырга тиеш. Пародон­тозны кисәтүдә йө­рәк-кан тамырлары, нерв системасы, эчке органнар авыруларын дәвалауның, шулай ук организмның сак­лану көчләрен арттыруга юнәл­дерелгән күп кенә башка чараларның әһәмияте зур.

Дания Минһаҗева,

баш табиб урынбасары.

(Мәкалә район ветераннар советы теләктәшлегендә әзерләнде.)

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: