Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ДЧ-2018 җанатарларын китап фестивале, яхтада экскурсия һәм халыклар дуслыгы парады көтә

Мундиаль матчлары алдыннан һәм үткәрү көннәрендә Татарстан башкаласы футбол фанатлары өчен спорт һәм мәдәни чаралар оештыра.

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә дүрт гомуммәдәни проект узачак, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгы.

8 июньнән 12 июньгә кадәр “ЮНЕСКО билгесе белән: Музей регатасы-2018. Футбол буенча дөнья чемпионатын каршылап” дип аталган мәдәни-спорт ярышы оештырылачак. Проект кысаларында Болгарга һәм Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыкларына крейсер яхталарында һәм күпкорпуслы судноларда экскурсияләр оештыру планлаштырылган.

М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында 12 июньдә “Россия халыклары дуслыгы парады” бөтенроссия акциясе узачак. Паркта чатырлар комплексы, ярминкә һәм мастер-класслар оештырылачак. Чара этномәдәни коллективлар башкаруында этник музыка концерты белән төгәлләнәчәк.

18 июньдә Лобачевский скверында  “Паркта китапханә – 2018” китап фестивале узачак. Проект әдәбиятны, шул исәптән спорт тематикасын популярлаштыру максатын күздә тотып эшләнгән.

Казанда матчлар алдыннан һәм үткәрү көннәрендә “Дуслык мәйданы” (Кремль яр буенда) эшләячәк. Анда төрле ил халкының җыр-биюләре, мастер-класслар, Казан рәссамнарының пленэрлары булачак.

М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында “Гаилә мәйданы” ачылачак һәм анда гаилә спорт эстафеталары оештырыла.

Бауман урамында исә “Сәнгать мәйданы”нда милли сәнгать концерты да кунаклар күңеленә хуш килер. Ә “Казан-Арена” стадионы янында “Уен мәйданы” булачак. Биредә җанатарлар, һичшиксез, клоуннарны, мим һәм “тере” сыннарны очрата алачак. 
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев