Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Декларация тапшырыр чак

“Коррупциягә каршы тору ту­рында”гы Федераль закон нигезендә муниципаль хез­мәт­кәрләр 30 апрельгә кадәр үзләренең керемнәре һәм чыгымнары, мөлкәтләре һәм милек характерындагы бурычлары турында декларация бирергә тиеш.

   Быел районыбызда әлеге мәгъ­лүматларны 96 муниципаль хезмәткәр һәм 39 район Советы депутаты тапшырырга бурычлы. Авыл һәм  шәһәр  җирлеге  депутатлары  керемнәре булмавы хакында белдерү  кәгазе генә бирә.  Хәзер барлык муниципаль хезмәткәрләр узган ел күпме акча эшләүләре, нинди күчемсез милеккә ия булулары, нинди транспортта йөрүләре, кайсы банкларда исәп-хисап счетлары булуы хакында мәгълүматлар әзерлиләр. Алар үзләренә генә түгел, балаларына, ир яисә хатыннарына да декларация тапшырачак. Муниципаль, дәүләт хезмәткәрләренең милек хәленә контроль – коррупцияне кисәтү уңаеннан  нәтиҗәле чараларның берсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев