Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Демонстрацион чәчүлекләрнең төп максаты – үзебезнең селекция орлыкларын куллануны арттыру

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында орлыкчылык тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Рәфис Хбибуллин, «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Кәлимуллин һәм КВС компаниясенең төбәк вәкиле Алексей Җиһаншин катнаштылар.

Киңәшмәне ачып, Джамбулат Хатуов, коронавирус эпидемиясенә бәйле куркыныч янап торганда да, Россия аграрийлары эшләүләрен дәвам итәләр һәм илне азык-төлек белән тәэмин итәләр, дип ассызыклады. Чәчү кампаниясе билгеләнгән режимда уза. Субъектлар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының шикәр чөгеендере өчен мәйданнарны киметү буенча күрсәтмәләрен үтиләр, шул ук вакытта үзебезнең селекция орлыкларын куллануны арттыралар.

«Үзебезнең селекцияне популярлаштыру һәм шикәр чөгендеренең, кукуруз һәм көнбагышның Россия гибридлары продуктивлыгын чагыштырып анализлау өчен төбәкләргә демонстрацион чәчүлекләр булдырырга һәм культуралар үстерү технологиясен контрольдә тотарга кирәк. Алынган нәтиҗәләр 2021 ел уңышы өчен чәчүне фаразлаганда системалаштырылачак», – диде министрның беренче урынбасары.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы кушуы буенча Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар буенча – 5 га, кукуруз буенча – 19 га, көнбагыш – 9 га, рапс – 2 га, соя – 1 га, шикәр чөгендере буенча 76 га демонстрацион чәчүлекләр карала.

Катнашучылар шулай ук кулланыла торган үзебезнең орлык материалының сыйфатын күтәрү, аны районлаштыру һәм фәнни өйрәнү мәсьәләләрен карадылар. Моннан тыш, Россия селекциясе орлыкларын һәм гибридларын сатып алу динамикасы, шулай ук 2021 ел уңышы өчен аларны чәчү мәйданнарының фаразлары каралды.

Белешмә өчен:

Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ): Россиядә 42 селекция үзәге эшли, шуларның берсе – ТатНИИСХ. Аның җитештерүгә кертелә торган иң төп тикшеренү юнәлеше – ул селекция һәм орлыкчылык. 15 культура буенча (көзге арыш, көзге бодай, көзге тритикале, сабан  бодае, арпа, сабан рапсы, борчакх, соя, карабодай, тары, бәрәңге, кукуруз, алмагач, чия, слива), орлыкчылык – 17 культура буенча. Нәкъ менә биредә шәмәхә орлыклар белән бодайның танылган яңа сорты – ТАССРга – 100 ел юодае чыгарылды, аңарда иммунитетны арттыра торган антоциан бар. Бүгенге көндә җимеш агачлары үсентеләрен һәм төрле сорттан бәрәңге алырга мөмкин.

Сайт: http://knc.ru/tatniva/

Телефон: (843) 277-81-17

E-mail: tatniva@mail.ru.

 

Россия авыл хуҗалыгы үзәге (Россельхозцентр) – үсемлекчелек өлкәсендә эре агрономик челтәр. Россия территориясендә 78 авыл хуҗалыгы үзәге һәм 1200дән артык район бүлкчәсе бар. Шундыйларның берсе – «Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалы. Аның төп эш юнәлеше – үсемлекчелек өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү (шул исәптән үсемлекләрне һәм орлыкчылыкны яклау буенча). Предприятие склад биналарын өрдереп эшкәртү, чәчүлекләрне зарарлы объектларны ачыклауга тикшерү, яшелчәләргә һәм орлыкка тәңгәллек сертификатын бирү, орлыкларның һәм утырту маериалларының чәчүлек сыйфатларын анализлау, бәрәңге орлыгын анализлау һәм башка эшләрне башкара. Предприятие түбәндәге биопрепаратларны чыгара: Ризоплан,Ж (сыекча рәвешендә, биофунгицид, бактерияләргә башлангыч йогынты ясый торган PseudomonasFluorescence), Псевдобактерин-2, Ж (яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары орлыкларын чәчү алдыннан тамырлары черүгә каршы тикшерү өчен, шулай ук төрле авыруларга каршы вегетация чорында сиптерү өчен билгеләнгән), Файдалы бөҗәк – Трихограмма (борчакта, бәрәңгедә, күпьеллык үләннәрдә, кәбестәдә, алмагачта була торган зарарлы корткычларга каршы кулланыла), Гумат +7 «Здоровый урожай» (препарат үсемлекчелектә, рекультивациядә һәм җирләрне яңартуда кулланыла). Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен «АгроСемЭксперт» мәгълүмат платформасын эшләделәр, аның ярдәмендә тәүлек буе орлыклар сыйфаты турындагы мәгълүматны алырга, кирәкле орлыкларны һәм сатучылар контактларын табарга мөмкин.

Сайт: https://rosselhoscenter.com/index.php/o-filiale

Телефон: (843) 277-82-09

e-mail: rsc16@mail.ru

 

«Щелково-Агрохим» АҖ: Россия территориясендә пестицидлар җитештерү буенча 265тән артык предприятие бар. Шундыйларның берсе – «Щелково Агрохим» АҖ. Предприятие эшчәнлегенең төп юнәлеше – авыл хуҗалыгы культураларын яклау һәм тукландыру буенча комплекслы программа өчен пестицидлар, агрохимикатлар һәм биопрепаратлар җитештерү. Продукция ассортименты 120дән артып китә һәм аңа гербицидлар, инсектицидлар, фунгицидлар, орлык агулары, фумигантлар, родентицидлар, десикантлар, феромоннар, микробиологик препаратлар, аминокислоталы биостимуляторлар, яфрактан тукландыру өчен микроашламалар, үсемлекләрне үстерү регуляторлары һәм башкалар керә. Бүгенге көнгә предприятие 25 мең тоннадан артык продукция җитештерә. Предприятиенең фәнни хезмәткәрләре тарафыннан уникаль препаратив формалар эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән, болар: микроэмуэмульсияләр, коллоид эремәләрнең концентратлары, майлы эмульсия концентратлар, майлы дисперсияләр. Барлык эшләнмәләр, минималь күләмдә пестицидлар кулланып, авыл хуҗалыгы культураларын яклауда максималь нәтиҗәгә (югары нәтиҗәлелек, нәтиҗәлелеккә тиз ирешү, озак яклау йогынтысы) ирешүгә юнәлдерелгән. Предприятиедә бүгенге көндә шикәр чөгендеренең 20 меңләп үзебезнең селекция чәчү берәмлеге бар.

Сайт: https://betaren.ru/

Телефон: (843)562-34-85

e-mail:  kazan@betaren.ru.

 

РФ «Госсорткомиссия» ФДБУ селекция казанышларын саклау һәм куллану буенча гамәләрне башкаруда катнаша, селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча бердәм дәүләт хезмәтенең нәтиҗәле эшләвен тәэмин итә һәм аның карамагындагы филиалларның методик һәм оештыру-хуҗалык эшчәнлегенә җитәкчелек итә. Россия территориясендә 78 авыл хуҗалыгы үзәге бар. Шуларның берсе – «Госсорткомиссия»нең Татарстан Республикасы филиалы. Предприятие эшчәнлегенең төп юнәлеше – авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтларының сортларын яисә яңа казанышларын сынау. Оешма 1200 мең культурага закладка уздыра һәм 30дан артык авыл хуҗалыгы культурасына сынау үткәрә. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Кырларда куллануга кертелгән селекция казанышларының дәүләт ресстрыннан файдалана алалар.

Сайт: https://gossortrf.ru/

Телефон: 8(965)609-53-70.

 

«Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ – авыл хуҗалыгын химияләштерү мәсьәләләрен комплекслы хәл итүне тәэмин итүче Россия компанияләренең күп булмаганнарыннан берсе ул. Предприятие авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үзе җитештергән авыл хуҗалыгы техникасын, минераль ашламалар, чүпләрдән, авырулардан, корткычлардан яклау чаралары белән эшкәртелгән, төбәк шартларына яраклаштырылган, хәтта начар һава шартларына да бирешмичә, табышлылыкны арттырырга мөмкинлек бирә торган авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын бирә. «Агрохиммаш» филиалы авыл хуҗалыгы машинасы төзелеше өлкәсендә 30 елдан артык эшли. Заводның инженерлык-проектлау төркеме үсемлекчелек өчен түбәндәге агрегатларны эшли, аларга тестлар уздыра һәм күпләп җитештерә: агулау машиналары, тагылма һәм үзйөрешле сиптергечләр, туфракка КАС кертү өчен агрегатлар, күчмә бутагыч комплекслар, стационар эретмә узеллары. Сервис хезмәте, бик кыска срокларда хуҗалыкларга чыгып, техниканы төзәтеп китәләр, үзләре җирештергәнне генә түгел, ә барлык җитештерүчеләрнекен дә. Бүген «Казан Агрохимсервис» өзлексез режимда эшли һәм аграрийларны кирәкле ресурслар белән тәэмин итә.

Сайт: http://www.tatagrohimservis.ru/#1

Телефон: 8 (843) 562-22-85 (Полный список контактов доступен по ссылке).

E-mail: secretar@tatagrohimservis.ru.

 

Компания KWS шикәр чөгендере һәм кукуруз орлыкларын ишәйтү һәм сатуга идарә итә. Ул KWS Төркеме сортларын нигези тикшеренүләрне һәм селекцияләүне финанслый, ел саен үзенең иярчен компанияләрен селекция һәм сату өчен яңа сортлар белән тәэмин итә. KWS оешуга 160 елдан артык, компаниянең уңыш сере селекциядә инновацион ысуллар кулланудан гыйбарәт, болар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен иң яхшы орлыклар белән тәэмин итәргә һәм уңышны арттыра торган сортлар һәм гибридлар алырга мөмкинлек бирә. Моның өчен KWS киң һәм даими яңартылып тора торган селекция ысулларын кулланалар. Селекционерларның максаты – фермерларны җирлеккә мөмкин кадәр күбрәк яраклаштырылган культуралар белән тәэмин итү. Бер сортта күп уңай билгеләрне комбинацияләү кирәкле шарт булып тора. Фаразлана торган тасвирламаларга уңдырышлылык күрсәткечләре, патогеннарга чыдамлылык, крахмалның, аксымның һәм шикәрнең күп булуы, шулай ук кыр шартларында ашлыкның җиргә ятмый торган булу үзенчәлекләре керә.

Сайт: https://www.kws.com/ru/ru/

Телефон: +7 987 216 10 37.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев