Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Денис Калинкин: “Капиталь төзекләндерелгән биналарда җитешсезлекләр булса, подрядчы аларны үз хисабына төзекләндерәчәк”

Социаль объектларда капиталь төзекләндерү эшләре сыйфатлы башкарылырга тиеш, ләкин бу срокларга йогынты ясарга тиеш түгел, дип белдерде бүген Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин Идел буе районындагы 160-нчы балалар бакчасында капиталь төзекләндерү барышын тикшерү вакытында. Ул эшләр барышын тикшерде һәм эшләрне тизләтергә кушты.

Качалов ур., 95 адресы буенча урнашкан 160 номерлы балалар бакчасы ике бинада урнашкан, шуларның берсендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла. Биналарда 3-әр төркем тәрбияләнә, аларны әлегә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә таратканнар. Балалар бакчасы мөдире Сәрия Шәрәфетдинова сөйләгәнчә, эшләр бара торган бинада азык-төлек блогы урнашкан, шуңа күрә әлегә ике бина да ябылган. Бакчада барлыгы 130 бала йөргән, төзекләндерелә торган бинада – 55.

“Безнең балалар бакчасына 60 ел диярлек. Шул вакыт эчендә бер тапкыр да капиталь төзекләндерү эшләре башкарылмаган. Быел, ниһаять, капиталь төзекләндерү программасына эләктек”, - дип сөйләде Сәрия Шәрәфетдинова.

Быел бакчага өч яшьлек балаларны да җыярга планлаштырыла, мөдир сүзләре буенча, кимендә ике төркем ачарлык бала җыелган.

Бүгенге көндә капиталь төзекләндерү эшләре 68% башкарылган. Подрядчы оешма “Эталон” ҖЧҖ проекты җитәкчесе Рөстәм Шәрәфетдинов сүзләре буенча, төзекләндерү эшләре 20 июньдә башланган. Бу вакыт эчендә подрядчы төп эшләрне тәмамлаган.

Башкарма комитет җитәкчесе эшләрнең тизлеген арттырырга һәм капиталь төзекләндерү эшләрен тиешле вакытка тәмамларга кушты: “Балалар бакчасын яңа ук елына өлгертергә кирәк, шуңа күрә объект иртәрәк тапшырылырга тиеш”.

“Эшләрнең сыйфаты – беренчел, - дип өстәде Денис Калинкин. – Җитешсезлекләр булса, подрядчы аларны үз хисабына төзекләндерәчәк”.

Күчмә киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һ.б. катнашты.

Фото: https://www.kzn.ru
https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев